Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Сугыш елларында районнан Бөек Ватан сугышы фронтларына 6785 кеше киткән

Питрәч районында ике ветеран – Яңа Шигали авылыннан 98 яшьлек Алексей Макаров һәм Кощак авылыннан 97 яшьлек Рияз Мәхмүтов яши.

Алексей Макаров сугыш елларында югалту ачысын да татыган – башта әтисе, аннары абыйсы һәлак булган, тылда хезмәт куярга да өлгергән. 1943 елда ул үзе дә сугышка китә. 1 нче Украина фронтында сугыша, Висланы кичкән өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Туган ягына бары тик 1951 елда гына кайта, тыныч тормышта үзен ветеринариядә таба. Картлык көнен Алексей Петрович хатыны Прасковья Ивановна белән каршылый. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Әти-әнисе янәшәсендә булу өчен уллары Владимир алар янында йорт салган.

Рияз Мәхмүтов армиягә 1944 елда алына, укуын тәмамлаганнан соң аны Брестка хәрби техника төзәтергә җибәрәләр. Сугыштан соң ул үзен яшь буынга багышлый – 45 ел белем бирүдә эшли. Балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Рияз Мәхмүт улы кызы Альбина белән яши. Шулай ук аның хатыны Роза Муфазаловна да укытучы була, алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген, чал чәчле геройларыбызга карап, без ветераннарны гына түгел, ә тере тарихны күрәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса