Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Җиңү көнен ничек билгеләп үтәчәкләр

Питрәчлеләргә 9 Май программасын тәкъдим итәбез

Питрәчтә Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чаралар программасы

Үзәк мәйдан. 9.30-10.35

9.30-9.55 – Район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда оешма, предприятие хезмәткәрләренең, мәктәп укучыларының һәм башка кунакларның урнашуы.

9.55 – Байрак алып чыгу. Байракчылар төркеме.

10.00-10.10 – Хәрби комиссар доклады һәм район җитәкчесе сәламләве.

10.10 - 10.35 – Театральләштерелгән тамаша.

10.35 - 10.50 – Колоннаның Хәтер паркына хәрәкәте.

Чара Җиңү паркында 11.00-11.30 сәгатьләрдә ветераннарның һәм җитәкчеләрнең, районның яшь буын вәкилләренең тантаналы чыгышы, бер минут тынлык һәм чәчәкләр салу белән дәвам итәчәк.

Балалар шәһәрчегендә 11.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр бәйрәм концерты, яшьләр командалары арасында мини-футбол һәм яшүсмерләр командалары арасында баскетбол буенча район турниры узачак.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса