Питрәч районында инженерлык челтәрләренә ремонт ясалачак
Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Питрәч районында инженерлык челтәрләрен һәм су агызу объектларын ремонтлауга 45 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Эшләр районның Камыш, Көек, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак, Гильдеево, Богородск, Званка авылларында, шулай ук Беренче Май поселогында башкарылачак. Ремонт өч этапка бүленгән, аларның һәрберсе 15 млн сумга бәяләнә.
Заказ бирүче – «Питрәч коммуналь челтәрләре» предприятиесе. Финанслау оешманың үз акчалары хисабына башкарылачак. Барлык эшләрне 2025 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа