Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында йорт хайваннарын вакцинацияләү һәм чиплау оештырылачак

Үзең белән паспорт һәм ИНН булу зарур.

Фото: vk.com

Питрәч авылында йорт хайваннарын котыру авыруына каршы вакцинацияләү буенча акция узачак. Чара ике көндә: 29 һәм 30 гыйнварда 18 дән 19 сәгатькә кадәр оештырыла. Үткәрү урыны – «Дуслык» паркы янындагы парковка.

Барлык теләүчеләргә үз хайваннарын бушлай прививкалау мөмкинлеге биреләчәк. Вакцинация белән беррәттән электрон идентификацияләү буенча хезмәт күрсәтү — чиплау да булачак.

Ветеринария документларын рәсмиләштерү өчен үзең белән паспорт һәм ИНН булу зарур.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7 (84367) 3-12-54 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса