Питрәч районында йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясатып булачак
Ветеринарларга киләсе атнада мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Питрәч районы авылларында йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай вакцинация ясатып булачак. Белгечләр түбәндәге график буенча эшләячәк.
22 октябрьдә хайваннарны кабул итү Беренче Май авылында кибет янында 9:30дан 10:00гә кадәр, Богородское авылында авыл советы бинасы янында 10:00дән 10:30га кадәр, шулай ук Көек авылында «Светлый» торак комплексы парковкасында 10:45тән 11:30га кадәр узачак.
23 октябрьдә вакцинация Олан Илендә 9: 0дан 10:00гә кадәр кибет янында, ә аннары 10:00дән 10:30га кадәр Питрәчтә Казанская урамындагы мәчет янында үткәреләчәк. Шул ук көнне 10:30дан 11:00гә кадәр ветеринария табиблары Осиновский бистәсендә мәчет янында булачак.
24 октябрьдә Кощакта 9:30дан 10:00 гә кадәр амбулатория каршындагы парковкада вакцинация ясатырга мөмкин. 10:00дән 10:45кә кадәр кабул итү «Царево» торак комплексында «Комфорт территориясе» офисы янында узачак. Чара 11:00дән 11:30га кадәр планлаштырылган «Заречье» бакчачылык ширкәтендә тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia