Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Качмануда су коену өчен махсус урыннар оештырылачак

Алар, гадәттәгечә, җиде авылда урнашкан.

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Питрәч районында традицион суга чуму йолалары җиде авылда оештырылачак.

  • Аркатау (Надеждино җирлеге, авылга кергәндә уң якта кала).
  • Кощак (купель Нокса елгасының каршы ярында, Флот чишмәсе янында урнашкан);
  • Пановка (авылга кергәндә күпер алдыннан сул якка борылырга);
  • Керәшен Сәрдәсе (кибеттән соң төп юлдан сулга таба өйләр арасыннан узарга);
  • Кәвәл (һәйкәл алдыннан уңга борылырга);
  • Олы Дүртөйле (Колай җирлеге, бердәнбер юлдан барырга);
  • Рус Казысы (Татар Казысы җирлеге, чиркәүгә каршы якта).

Барлык урыннар да әзерләнгән, алар 18 гыйнвар киченнән төн уртасына кадәр руханилар тарафыннан изгеләндереләчәк. Хакимият органнары һәм ашыгыч хезмәтләр коенучыларга сак булырга, җылы кием һәм аяк киеме турында алдан кайгыртырга, шулай ук үз сәламәтлекләрен дөрес бәяләргә киңәш итә.

Махсус җиһазландырылган һәм әзерләнгән объектларны гына сайлагыз. Халык куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, райондагы ачык сулыкларда – күлләрдә, елгаларда, буаларда – суга чуму урыннары каралмаган. Барлык чаралар да бары тик купельләрдә һәм чишмәләрдә генә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса