Питрәч районында кар авырлыгыннан күпкатлы йортның түбәсе җимерелеп төшкән
Инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән
Питрәч авылында Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы күп фатирлы йортның түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән. Сәбәбе – кар күп җыелу.
Район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кар төшү нәтиҗәсендә түбәнең бер өлешенә зыян килгән. Идарәче компания төшкән карны тиз арада чистарткан, чөнки ул подъездга керү юдын япкан булган.
Бүген белгечләр килгән зыянны бетерү эшенә керешәчәк. Инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
«Узган атнада район башлыгы барлык объектлар буенча кар чистарту эшен башкарырга кушты. Моңа карамастан, әлеге идарәче компания бу эшне вакытында үтәмәгән», – дип хәбәр итте район матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Мифтахова. Шул ук вакытта ул барлык социаль объектларда да кар чистартылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia