Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында “Көмеш волонтерлар” саны арта

Хәрәкәткә өлкән буын кешеләре керә – 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар

 

– Безнең районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүнең биш пункты оештырылган, – дип сөйли волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина. Питрәчтә ике пункт, Колайда, Ленино-Кокушкинода һәм Пановкада берәр пункт урнашкан. Анда 120дән артык кеше ирекле хезмәт куя. Алар маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау һәм гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр. Махсус хәрби операция зонасына 2000 маскировка челтәре, 1600 окоп шәме һәм ун тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде инде, анда азык-төлек, өс киеме, аяк киеме, тәмәке, шырпы, зажигалкалар керә. Март аенда тагын бер гуманитар ярдәм җибәрәчәкбез. Район халкы бу эшкә аңлап карый һәм барлык кирәкле әйберләр белән ярдәм итә. Без Питрәч якташлар җәмгыятенә, безнең оешмага ярдәм итүче спонсорларыбызга рәхмәтле, – дип билгеләп үтте ул.

Башта “Көмеш волонтерлар”да нибары ун кеше булган, аларның саны даими арта. Хәрәкәткә өлкән буын кешеләре керә – 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар. Аларның актив катнашучыларының берсе – Олы Дүртөйле авылыннан Александр Пожаров.

– Без Колайда ярдәм белән шөгыльләнәбез, шулай ук махсус операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләрне үзем сатып алам. Мин мондый чараларда теләп катнашам, – диде Александр Николаевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса