Питрәч районында көндез +14 градуска кадәр җылы булачак
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча
Фото: © Илшат Гайсаров
29 апрельдә Питрәч районында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми.
Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге 7-12 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән 15-20 м/с ка җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә һәм иртән һавада да, туфрак өстендә дә -1° -4 ° ка кадәр төшәчәк. Көндез һава +11...+14°ка кадәр җылыначак. Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа