Питрәч районында көндез 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 4 февральдә, Питрәч районында аномаль салкын һава торышы сакланачак.
Секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң һава температурасы көндез -20..-25 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia