Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Коръән уку курслары узачак

Укуларны уңышлы тәмамлаган тыңлаучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Яңа Шигали авылы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Дәресләр Званка һәм Яңа Шигали авыллары мәчетләрендә узачак. Элемтә өчен телефон (WhatsApp): +7 903 306-25-91 (ир-атлар өчен), +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар өчен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса