Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Коръән уку курслары узачак

Укуны уңышлы тәмамлаучылар сертификатлар алачак.

Изге Рамазан аена өч ай кала Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәтү буенча традицион курслар старт ала. Питрәч районы халкы өчен дәресләр Яңа Шигали авылындагы  Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчеттә оештырылачак.

Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 15 нче ноябрьдән 2026 нчы елның 18нче февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла.

Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса