Питрәч районында коррупциягә каршы көрәш буенча беренче яртыеллыкта эшкә йомгак ясалды
Ришвәтчелеккә юл куймаска
Коррупция – ул закон бозу гына түгел, ә җәмгыятьтәге ышаныч нигезен җимерү. Әгәр түрә ришвәт ала икән, ул кешеләрнең гаделлеккә ышанычы югала. Әгәр без ришвәт бирәбез икән, бездән соң килүчеләргә чокыр казыйбыз дигән сүз. Шуңа күрә бу тема һәркемгә кагыла. Бу юнәлештәге эш комплекслы характерда, профилактика, контроль һәм иҗтимагый мониторингны үз эченә ала.
Хисап чорында 158 махсус чара уздырылган. Муниципаль хезмәткәрләр өчен семинарлар һәм консультацияләр, белешмәлекләр һәм инструкцияләр эшләү – болар барысы да хокукый грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Аеруча коррупцион куркыныч дип танылган 88 вазыйфага аерым игътибар бирелә. Профильле комиссия эшли: 2 утырышта дәүләт сатып алуларының нечкәлекләреннән алып җир бәхәсләрен хәл итүгә кадәр булган 17 мәсьәлә каралган. Муниципаль норматив базаның ышанычлылыгын коррупциягә каршы экспертиза тәэмин итә, аның аша 174 документ узган.
Төп юнәлешләрнең берсе - үсеп килүче буын белән эшләү. 1124 акция оештырылган – квестлар, конкурслар, мәктәпләрдә һәм лагерьларда әңгәмәләр. Профилактикага “Форпост”, “Яшь Гвардия” оешмалары, район иҗтимагый советы һәм ветераннар советы актив кушылды. Мәгълүмати кампания район газетасында коррупциягә каршы темага 11 мәкаләне үз эченә ала. Район башлыгы Рәис Сөләйманов белән бу тема буенча әңгәмә Татарстан Республикасының җыелма хисабында уңай тәҗрибә буларак билгеләп үтелде.
Даими нигездә гражданнар фикеренә мониторинг алып барыла. Коррупция дәрәҗәсен бәяләү өчен анкеталар, аерым алганда, Питрәч район үзәк хастаханәсендә урнаштырылган. Учреждениеләрдә аноним мөрәҗәгатьләр өчен мәгълүмат стендлары һәм “Ящики доверия”, ә район үзәгендә – тематик баннер урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа