Питрәч районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясала
Җиде йортта 50 елга чыдый торган җылыткычлар һәм заманча подъездлар булачак
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Быел Питрәчтә – өч, Кощакта — ике, Колайда, Пановкада һәм Иске Шигалидә берәр йорт ремонтланачак. Халык мондый ремонтны еллар буе көтә: су үтә торган түбәләр, салкын стеналар, тузган коммуникацияләр күптән яңартуны таләп итә.
“Уютный Дом” идарәче компаниясе генераль директоры Юрий Свиридов сүзләренә караганда, быел бу оешмага караган Питрәч авылында Перчков урамындагы 10 һәм 11 нче йортларда һәм Иске Шигали авылында Заводская урамы, 2 нче йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. 11 нче йортта капиталь ремонтның барлык эш төрләре дә башкарыла. Бу базальт җылыткычлы “юеш фасад” системасы кулланып фасадны җылыту, түбәне тулысынча алыштыру, хәзер ул авария хәлендә, подвалны ремонтлау, инженерлык челтәрләрен, ягъни суүткәргеч, канализация, электриканы алыштыру.
– Унынчы йортның түбәсен ике ел элек ясадык, хәзер фасадны җылытабыз һәм коммуникацияләрне алыштырабыз. Иң катлаулы эш – газүткәргечне стенадан ераграк күчерү, бу җылыткыч куярга мөмкин булсын өчен кирәк, – дип аңлата Свиридов.
– Хәзерге буяулар атмосфера үзгәрешләренә, ультрафиолетка, суга, гидрофоб эффектларга чыдам, – дип аңлата “Регионстрой” подряд оешмасы директоры урынбасары Алексей Иванов. – Без Казанда 2009 елда буяган йортларның әлегә кадәр төсе уңмаган.
Подрядчы – “Регионстрой” компаниясе июнь башында эшкә керешкән. Аны 1 октябрьгә кадәр тәмамларга ниятлиләр. Объектларда даими рәвештә 5-6 кешелек бригада эшли. Хәзер бизәүчеләр фасадны штукатурлыйлар, елның җылы вакытында башкарылырга тиешле тышкы эшләргә өстенлек бирелә. Соңыннан аларны электриклар, сантехниклар бригадалары алыштырачак.
– Без объектка керешкәндә штукатурка ярылган, металл суүткәргечләр ямалган, электрика тузган, подъездда яктырткычлар юк иде, – дип сөйли Алексей Иванов. – Ремонттан соң җылы стеналар, ышанычлы торбалар һәм электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә торган фотоакустик датчиклары белән подъезд эчендә яктырткычлар булачак.
Детальләргә аерым игътибар бирелә. Подъездларда яктылык датчиклары озаграк эшләячәк, бу өлкән яшьтәге кешеләр караңгыда калмасын өчен кирәк, чөнки алар баскычтан ял итә-итә менәләр. Полипропиленнан ясалган яңа торбалар күгәргән металлны алыштырачак. Алар кечерәк диаметрлы, аның каравы эчтә күгәрек катламы булмаячак, шуңа күрә су югары катларга кадәр җиңелрәк барып җитәчәк. Йорт тирәли отмостка подвалны судан саклаячак.
Илиза Утяганова, 11 нче йортта яшәүче:
– Ремонт башлануга бик шатбыз. Кышын салкын, түбәдән су үтә иде. Хәзер җылы һәм уңайлы булыр, дип өметләнәбез.
Лидия Бабушкина, 11 нче йортта яшәүче:
– Элек хәтта кышка караватны да икенче бүлмәгә күчерә идем – стенадан шулкадәр салкын өрә иде. Миңа бит 87 яшь, хәзер җылы булачак.
Фасадның төсе администрация белән килештерелгән, чөнки ул микрорайонның планлаштырылган төсләр гаммасына туры килергә тиеш. Ә подъездларның төсен халык сайлый. Әлбәттә, ремонт – вакытлыча уңайсызлыклар тудыра, әмма күпчелек моңа аңлап карый, тиздән матур, уңайлы йортта яшәячәкләрен беләләр. Коммуникацияләргә үтеп керү мөмкин булсын өчен подвалларны бушату йортта яшәүчеләрдә аз гына киеренкелек тудырган.
– Капиталь ремонттан соң фатирлар җылы булачак, аларны сату бәясе дә артачак. Әмма иң мөһиме – кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла, – дип сүзен йомгаклады Юрий Свиридов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа