Питрәч районында мәчет һәм чиркәүгә реставрация ясаячаклар
Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
Татарстанда дүрт мәдәни мирас объектын торгызу эшләре башлана, шуларның икесе Питрәч районында урнашкан.
Гущин билгеләп үткәнчә, республикада саклана торган һәйкәлләрнең 30%ы дини әһәмияткә ия. 2025 елда реставрация эшләре Шәле авылындагы 1895 елгы мәчеткә һәм Янсуары авылындагы Покров чиркәвенә кагылачак.
«Хәзер төп бурыч – эшләрне тизләтү өчен инвесторлар һәм хәйриячеләр җәлеп итү», – дип ассызыклады Рәис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа