Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында масштаблы команда-штаб өйрәнүләре узды

Хезмәтләр оператив эш йөртте

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Питрәч районы масштаблы команда-штаб өйрәнүләре өчен полигонга әйләнде. Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган чаралар Гражданнар оборонасы көчләренең һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы көчләренең оператив һәм җайга салынган гамәлләргә әзерлеген тикшерүгә юнәлдерелгән иде.

Өйрәнүләрнең беренче көне Гражданнар оборонасы мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган иде. Администрация белгечләре, оешмалар һәм хезмәтләр җитәкчеләре планнарны ачыкладылар, кризис хәлендә идарә алгоритмнарын эшләделәр.

Икенче көн аеруча мавыктыргыч һәм киеренке булды. Катнашучылар алдына реаль гадәттән тыш хәлләрне имитацияләүче өч катлаулы вакыйга куелды. Беренчесендә – җитди юл-транспорт һәлакәте аркасында М-7 федераль трассасында километрларга сузылган тоткарлык барлыкка килде. Хезмәтләргә юлда тоткарланган дистәләгән кешене вакытлыча урнаштыруны һәм тәэмин итүне оператив оештырырга туры килде. Икенче шартлы сигнал “Меша” спорткомплексындагы янгын турында иде, ике кешенең янгында калуы турында хәбәр килде. Шулай ук “Шәмәрдән-Казан” автоюлында янгын сүндерүчеләрнең, медикларның, ЮХИДИ һәм юл хезмәтләре хезмәткәрләренең координацияләнгән эшгамәлләрен таләп иткән тагын бер юл-транспорт һәлакәте буенча эш алып бардылар.

Сценарийларның катлаулылыгына карамастан, барлык хезмәтләр төгәл һәм вакытында эш йөртте. Төп басым тизлек күрсәткечләренә түгел, ә төрле ведомстволар: янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, юл һәм коммуналь хезмәтләр, җирле үзидарә органнары арасындагы хезмәттәшлекнең җайга салынуына ясалды.

– Өйрәнүләр уңышлы үтте, куелган максатларга ирешелде, – дип нәтиҗә ясады өйрәнүләрне уздыру җитәкчелеге штабы башлыгы Руслан Камалов. – Бу бәяләп бетергесез практика. Җитәкчеләр стресс хәлендә үз бүлекчәләренең эшендә нинди җитешсезлекләр булырга мөмкинлеген күрделәр, ә барлык хезмәтләр реаль вакыт режимында бер-берсе белән хезмәттәшлек иттеләр. Мондый тренировкалар биш елга бер тапкыр – безнең штаттан тыш хәлләргә даими әзерлегебезне тәэмин итү өчен мөһим корал, – дип билгеләде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса