Питрәч районында махсус операция зонасына техника һәм электр генераторлары җибәрделәр
Хәрбиләргә боларның бөтенесе дә инде барып ирешкән
Питрәч районында махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ярдәм җибәрелде.
Районнан махсус операция зонасына озатылган техниканы Ленино-Кокушкино авылыннан Тюльпан кушаматлы хәрбигә тапшырдылар. Ул Херсон өлкәсендә Татарстан полкы составында хезмәт итә.
Моннан тыш, 27 нче гвардия мотоукчы дивизиясенең танк батальонына дизель электр генераторы тапшырылды.
Хәрбиләргә боларның бөтенесе дә инде барып ирешкән һәм алар районда яшәүчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа