Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар йөк озаттылар

Бу хакта матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Питрәчтә махсус операция зонасына мобилизацияләнгән гражданнар һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озаттылар. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итте. 

Гуманитар ярдәм җыюны Питрәчтәге Балалар иҗаты йортында, шулай ук Көектәге Николай Чудотворец чиркәвендә оештырдылар. Йөкне берләштерделәр һәм гуманитар ярдәм төялгән фура Көектән рухани Виталий Беляев озатуында билгеләнгән пунктка юл тотты.

Мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыю буенча «Ярдәм янәшә» акциясендә район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, Мәгариф бүлеге, Пенсия фонды, район электр челтәрләре, Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе һ.б. катнашты.

Барлыгы йөздән артык тартма, канистралар салынган биш капчык, ике мич, 4 тонна арпа ярмасы җыелды. Район балалары солдатларга хатлар язды.

Гуманитар ярдәм составына шулай ук азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, җылы киемнәр, юрганнар, урын-җир әйберләре, дарулар, генераторлар, канистралар, тимер мичләр, шулай ук мобилизацияләнгән гражданнар үзләре сораган адреслы посылкалар керде.

Гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен 23 февральдә озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса