Питрәч районында Мишә елгасында су дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелде
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
10 апрельгә Татарстанда 6 түбән сулы күпер һәм 3 автомобиль юлы участогы су астында калган.
Узган тәүлектә су дәрәҗәсе күтәрелү 1дән 86 сантиметрга кадәр тәшкил итте, Тойма (Алабуга районы), Мишә (Питрәч районы), Шошма (Балтач районы) елгаларында 109 см-дан 187 см-га кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа