Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында митрополит Кирилл булды

Ул район үзәк хастаханәсендәге келәү итү бүлмәсен изгеләндерде һәм Кәвәлдә чиркәүне торгызуга ышаныч бирде.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Митрополит Кирилл район үзәк хастаханәсендәге келәү итү бүлмәсен изгеләндерде һәм Кәвәлдә чиркәүне торгызуга ышаныч бирде.

Питрәч районына архипастырлык визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде. Владыканың чиркәүләргә чираттагы сәфәре генә түгел, ә рухи хакимият белән иманга һәм иҗатка сусаган кешеләр арасында җанлы диалог булды. Хастаханәдәге кечкенә генә келәү итү бүлмәсен изгеләндерүдән алып 18 гасырның ярым җимерек чиркәве язмышы турында фикер алышуга кадәр – бу көн диннең үткән һәм киләчәк арасындагы күпергә әверелүен күрсәтте.

Район үзәк хастаханәсендәге Изге Адриан Троицкий келәү итү бүлмәсен изгеләндерү көннең төп вакыйгасы булды. Гадәттә диагнозлар һәм процедуралар графиклары эленеп торган стеналар эчендә иман яңгырады.

– Үз аяклары белән чиркәүгә бара алмаган кешеләр өчен хастаханәдәге бу бүлмәдә булу юаныч һәм зур рухи ярдәм булып тора, – дип уртаклашты митрополит Кирилл, Раштуа бәйрәмнәрендә хастаханәдә булу тәҗрибәсен искә төшереп. – Авыр тормыш шартларына эләккән кешенең Ходай йортында иман уку мөмкинлеге булырга тиеш.

Хастаханәнең баш табибы Марат Вәлиев мондый адымның кирәклеген раслады:

– Бу җитди адым. Моңа ихтыяҗ бар. Анда пациентлар гына түгел, хезмәткәрләр дә йөри. Минем уйлавымча, иман уку терапевтик әһәмияткә дә ия – ул кан басымын һәм стресс дәрәҗәсен төшерә торган медитация.

Җирле чиркәүнең настоятеле, хастаханәдә дә хезмәт итәчәк атакай Владимир Трушков бу вакыйганы 12 ел көтүләре турында әйтте:

– 2013 елдан килешүгә кул куйдык. Палаталарда да, актлар залында да келәү иттек. Хәзер, изгеләндергәннән соң, без монда литургия үткәрә алабыз.

Хастаханәдән владыка район үзәгеннән читтә урнашкан чиркәүгә юл алды. Ленино-Кокушкино авылында ул 2006-2012 елларда төзелгән Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә булды, приход кешеләре белән аралашты һәм чиркәүне изгеләндерүгә әзерләргә фатиха бирде.

Чираттагы нокта – Черемыш авылындагы 1741 елда алпавыт Кропоткиннар акчасына төзелгән Казан Богородица чиркәве. Владыка һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булган борынгы изге урынны торгызу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Иң кызу диалог Кәвәл авылында булды. Монда митрополит инициатив төркем белән очрашты, алар инде берничә ел агачтан салынган, катлаулы язмышлы уникаль корылма – Архангел Михаил чиркәвен торгызырга җыена.

– Чиркәү 1781 елда Лаеш өязенең Смолдеярово авылында төзелгән, – дип горурланып сөйли инициатив төркемдә катнашучы Валерий Саликеев. – 1905 елда аны үгезләр белән Кәвәл авылына күчерәләр. 1910 елда чиркәү эшли башлый. Совет заманында биредә мәктәп урнашкан, хәзер чиркәү җимерелгән. Без архивка бардык, схема, чиркәү ведомостьларыннан өземтәләр алдык. Эшне башлау өчен чиркәү мәхәлләсе төзергә кирәк. Без митрополитка үтенеч белән мөрәҗәгать иттек.

– Бу чиркәүдә минем 1910 елгы бабамны чукындырганнар, – ди Олег Шипшов. – Шуңа күрә күңелем аны яңадан торгызырга тели. Үз чиркәвегезне төзегез, аннары бөтенесе аңа тартылыр, авыл үлмәс, ди халык. Шулай ук безнең чиркәү Архангел Михаилга – сугышчыларның яклаучысына багышлануы мөһим. Чиркәүне торгызсак, безнең егетләрнең фронтта саклаучылары булачак.

Инде берничә ел энтузиастлар атна саен өмәләргә чыгалар, җыештыралар, бүрәнәләрне сортларга аералар. Алар инде часовня-купель ясадылар, ул 2024 елның гыйнварында изгеләндерелде.

Митрополит Кирилл, халыкны тыңлаганнан соң, аларның вәзгыятен “Изге проблема” дип атады.

– Безнең һәрберебезнең Ходай белән үз мөнәсәбәтләре. Кешеләр изге эшләр башкарганда Ходай ярдәменнән ташламый. Иң мөһиме – итагатьлек һәм сабырлык күрсәтү. Егетләрнең часовня ясавы – бу бик күркәм гамәл. Шуңа күрә алар бу эшне дә башкарып чыга алачак.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә итте:

– Бер дин дә начарлыкка өйрәтми. Район хакимиятеннән ярдәм күрсәтеләчәк. Калганы энтузиастлардан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса