Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында мөгезле эре терлек саны кими

Район хакимияте тарафыннан терлек санын арттыру максатыннан төзелгән юл картасы үтәлми, сыерлар саны кими бара.

Колай авылында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.

“Агролак К” компаниясе генераль директоры Раил Галләмов башта кунаклар өчен үз хуҗалыгы буенча экскурсия үткәрде. Аграрийлар районда терлекчелек тармагының торышы һәм техниканың азык җыю кампаниясенә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Раил Рәүф улы Колай авылында авыл хуҗалыгы предприятиесе белән 2017 елдан бирле җитәкчелек итә. Моңа кадәр Галләмовлар гаиләсенең төп бизнесы төзелеш белән бәйле булган, ә булачак генераль директор кечкенә авылда зур үсеше булмаган бу хуҗалык киләчәктә аның тормышының төп эшенә әверелер дип әле уйлап та карамаган. Ул пешекче булып эшләгән, Дубайда яшәгән. 2017 елда Галләмовлар безнең районда хуҗалык сатып ала. Тәҗрибәле бизнесмен Рәүф Галләмов, биредә уңышка ирешергә теләгән үз кешең җитәкчелек итмәсә, эшнең барып чыкмаячагын аңлый. Предприятиене аның улы Раил җитәкләячәк дигән карарга киләләр. Шул вакыттан бирле монда зур үзгәрешләр була.

– Беренче өч елда без көтүне яхшырту белән шөгыльләндек, лейкоздан тулысынча арындык, терлекләрнең үлү проблемасы юкка чыкты. Без сыйфатлы азык ясарга өйрәндек. Җиде ел эчендә компаниянең акчалата кереме дүрт тапкырга артты, яңа техника сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде, тормыш җиңеләйде, – дип сөйләде ул.

Хәзер предприятие терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә даими рәвештә яңа үсеш нокталары эзли. “Дубайга кире китәргә теләгән чакларыгыз булдымы?” дигән сорауга ул: “Юк”, дип кенә җавап кайтара.

– Бу хуҗалыкны аякка бастыру өчен күпме көч, акча, сәламәтлек, вакыт китте, – дип аңлата Раил Рәүфович.

Хуҗалыкта 1090 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 500е савым сыерлар. Әмма район хакимияте тарафыннан терлек санын арттыру максатыннан төзелгән юл картасы үтәлми, сыерлар саны кими бара. Бу хәл бу хуҗалыкта гына күзәтелми. Моңа районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәрит Галимов аерым игътибар бирде. Бу вазифага ул агымдагы елның мартында билгеләнде, бу вакыт эчендә ул берничә тапкыр районның барлык хуҗалыкларын әйләнеп чыккан. Аларның берсендә сыерларның коточкыч шартларда асралганын әйтте: алар ач һәм тездән пычракка батканнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин киләсе семинарны нәкъ менә шунда уздырырга тәкъдим итте.

– Без семинарларны юкка гына үткәрмибез, алардан гамәли файда булырга тиеш, – диде ул.

Очрашу барышында шулай ук техниканы азык җыюга әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Уңай һава шартларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең киләсе ел өчен терлекләргә азык әзерләргә вакытлары бар.

– Бу эш процессындагы теләсә нинди хата сезгә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, эшкә әзерлексез керешкәндә табышны тулысынча да югалтырга мөмкин, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Гөлүс Баязитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса