Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында өлкәннәрнең йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштыралар

Алар 80 яшьтән узган 500дән артык кешедә барлыкка киләчәк

Янгын һәм газ хезмәтләре, «Кайгырту» социаль үзәге вәкилләре районның авыл җирлекләре башлыклары белән бергә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә килеп, газ җиһазларының, янгын хәбәрчеләренең торышын тикшерәләр. Әгәр янгын хәбәрчесе булмаса, аны урнаштыралар. 

"Бу профилактик чара, аның барышында янгын хәбәрчеләренең төзеклегенә һәм булуына игътибар итәбез. Урнаштыру кирәк булганда яшәү адресын теркибез һәм алга таба торакны техник чара белән җиһазландырабыз. Янгын чыккан очракта ул куркыныч турында тавыш сигналы бирәчәк. Шулай ук белешмәлекләр таратабыз", - дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Рәмис Габдрахманов.

Күптән түгел алар Күн, Ленино-Кокушкино авыл җирлекләренә бардылар, тиздән Питрәчтә булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса