Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ришвәтчелеккә каршы кем һәм ничек көрәшә

Коррупциягә нәтиҗәле каршы тору ысуллары турында төрле структура вәкилләре сөйләде.

Коррупция күренешләре белән социаль тормышның теләсә кайсы тармагында очрашырга мөмкин. Һәр тармакта шулай ук коррупциягә каршы чаралар комплексы да каралган. Коррупциягә нәтиҗәле каршы тору ысуллары турында төрле структура вәкилләре сөйләде.

Рамил Шәйхетдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары

– Безнең районда гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 7 программа гамәлгә ашырыла. Барлык төр программаларны исәпкә кую һәм торак бүлеп бирү барышында коррупцион хокук бозуларга юл куймас өчен, районда иҗтимагый торак комиссиясе төзелде. Ул район башкарма комитеты каршында эшли, аның составында – 10 кеше. Гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен исәпкә алу турында гаризасын, гаризага кушылган документларны тикшерүне бер кеше генә түгел, ә ун кешедән торган комиссия башкара. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгәндә, бездә 7 идарәче компания бар. Барысының да “ЕРЦ-Татэнергосбыт” ҖЧҖ белән агентлык килешүләре төзелгән. Ул исәпләү, бердәм түләү документын формалаштыру, түләүләрне кабул итүне оештыру, бу түләүләрне бүлү һәм аларны ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга, капиталь ремонт буенча төбәк операторына һәм идарәче компаниягә автомат режимда күчерү буенча эш башкара. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга һәм торак-коммуналь хуҗалык фондына халык тарафыннан түләнгән күләмдә (идарәче компанияләрне читләтеп) килә. Шул ук вакытта барлык хезмәт күрсәтүчеләр барлык исәпләүләрне һәм килгән түләүләрне читтән контрольдә тота ала. Су белән тәэмин итү буенча түләүләрне исәпләүнең ачыклыгын арттыру өчен “Питрәч коммуналь челтәрләре” МУП ресурслар белән тәэмин итүче оешма да халык белән турыдан-туры килешүләр буенча эшли.

Хәлим Гатиатуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

– Коррупция күренешләрен булдырмау максатыннан бездә грант алучылар да аерым контрольдә тора. Моның өчен алар һәр яртыеллыкта үз эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирәләр. Идарә хезмәткәрләре составындагы комиссия объектларга чыга һәм актлар төзи, хокук бозу ачыкланган очракта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына хезмәт запискасы языла. Үз чиратында, министрлык планлы күчмә тикшерүләр үткәрә. Хисап елында КФХларның берсендә хокук бозулар ачыкланды. Килешү шартлары буенча грант алучы 24 ай эчендә авыл хуҗалыгы терлекләре баш санын 150гә җиткерергә, тере авырлыкта ит җитештерүнең еллык күләме 37,5 тоннадан ким булмаска һәм грант суммасы үзләштерелгәннән соң 5 ел дәвамында шул күләмдә сакларга тиеш. Барган көнне хуҗалыкта 41 баш мөгезле эре терлек барлыгы ачыкланды. Хәзерге вакытта хокук бозуларны бетерү буенча эш алып барыла.

Ирина Павлова, район Советының гомуми бүлек башлыгы

– Район Советына кергән барлык мөрәҗәгатьләргә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупция фактлары турында мәгълүмат булу-булмавына анализ ясала. Агымдагы елның 9 аенда мондый мөрәҗәгатьләр булмады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гомумән алганда, мөрәҗәгатьләр саны 10 процентка арткан. Мөрәҗәгатьләрдә социаль өлкә объектларын төзү, поселокларны һәм авылларны комплекслы төзекләндерү, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү, керү юллары, шул исәптән тротуарлар төзү, төзекләндерү һәм реконструкцияләү, шулай ук торак пунктларны газлаштыру һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре өстенлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса