Питрәч районында санкцияләнмәгән чүп-чарга каршы актив көрәш бара
Җирле бюджет акчалары законсыз чүплекләр белән көрәшкә китә
Питрәч районында санкцияләнмәгән чүп-чарга каршы актив көрәш бара. Соңгы вакытта 10нан артык чүплек юкка чыгарылган, моңа район бюджетыннан бер миллион сумнан артык акча тотылган. Бу акчаларны социаль әһәмиятле проектларга – юлларны ремонтлауга, ишегалларын төзекләндерүгә яки яңа яктырткычлар урнаштыруга юнәлдереп булыр иде, ләкин моның урынына алар тәртипсезлекне бетерүгә, җыештыруга тотыла.
Төп проблемалар зур авыл җирлекләрендә: Ленино-Кокушкино, Питрәч, Кощак, Шигали, Богородскийда күзәтелә. Санитар-экологик ике айлык вакытында аеруча актив эш алып барылды, әмма нәтиҗәсе вакытлыча гына булды – чүпчарны бер урыннан җыясың гына, ул икенче урында пәйда була. Аларны җыештыру җитди финанс чыгымнары гына түгел, эшчеләр өчен авыр хезмәт тә.
Беренче Май бистәсендә дә законсыз көнкүреш калдыклары чүплеге булган. Кайбер кешеләр чүп чыгару көнен көтмичә, анда даими рәвештә чүп-чар ташлап барган. Район хакимияте бу урынны җыештыру оештырды.
Эшчеләргә 270 капчык чүпчарны кул белән җыештырып, 900 метр ераклыкка күтәреп күчерергә туры килгән, чөнки техника чүп-чар җыела торган урынга кадәр керә алмаган. Шуннан соң чүп-чарны утильләштерүгә чыгарганнар.
Халыкны, мондый хәлләрнең кабатлануын булдырмау, экологияне саклап һәм бюджет акчаларын мөһимрәк ихтыяҗлар өчен янга калдыру өчен, чүпчарны законсыз туплау фактлары турында үз авыл советына яки тиз арада бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәтенә (112) хәбәр итәргә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа