Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк

Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендерә, шуңа күрә район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.

Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк, - дип билгеләп үттеләр районның матбугат хезмәтендә.

Димәк, елга һәм күл төбе тикшерелмәгән, һәм ул үзендә зур куркыныч яшерә ала. 

Районда су коену сезоны башланганнан бирле ике кеше батып үлгән. Узган ел 4 кешенең суда үлүе теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса