Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында сукбай этләр проблемасы ничек хәл ителә

Хуҗасыз этләр белән хәл елдан-ел актуаль кала

Сукбай этләр өер-өер булып бергә җыелалар, шуның белән кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыралар. Шушы көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыкларының берсендә сукбай эт бозауларга һөҗүм иткән. Анда аны ашата торган булганнар, ә ул, аларның кайгыртуын бәяләмәгән, күрәсең, хуҗаларның яраткан хайваннарына ташланган. Бу авылда йортсыз хайваннарны тотуны оештырдылар. Ни кызганыч, этләр кешеләргә ташлануларын дәвам итә.

– Закон буенча, сукбай этләрне тотарга, стерилизацияләргә, вакцинация ясарга һәм аларны яшәгән урыннарына кайтарырга кирәк. Агрессив яки авырту хайваннар махсус приютларга озатыла. Бүгенге көндә безнең эш нәкъ менә шулай оештырылган, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов. – Җирлек башлыклары башкарма комитетка мөрәҗәгать итә, башкарма комитет тендер откан махсус оешмага запрос җибәрә, алар, үз чиратында, этләрне тоталар, билгеле манипуляцияләрдән соң аларны кире кайтаралар.

Еш кына караучысыз хайваннарны тотканнан соң икенче көнне аның хуҗасы пәйда була, һәм ул барлык инстанцияларга яраткан этен алып китүләреннән зарлана башлый. Ләкин шуны аңлагыз, беркем дә тик торганнан ишегалдында бәйдәге, яки өйдә диванда яткан этне алып китми, димәк ул урамда үз иркендә йөргән. Ә бу закон бозу. Йорт хайваннарының урамнарда хуҗасыз йөрүләренә кем гаепле соң? Хайваннарны яклаучылар сүзләренә караганда, төп сәбәп – кешеләрнең үзләрендә. Кайберәүләр токымлы эт сатып алалар һәм аны тотуда кыенлыклар килеп тугач, яки аннан туйсалар, урамга чыгарып җибәрәләр. Хайваннарны чын-чынлап яратучылар моны хәтта күз алдына да китерә алмыйлар.

– Бим безнең гаилә әгъзабыз кебек. Без аның белән көнгә ике-өч тапкыр урамда йөрибез. Ул безне сагына, безне эштән көн саен шатланып каршы ала. Ә сукбай этләр миңа бик кызганыч. Алар өчен махсус приютлар булдырырга кирәк дип уйлыйм, – дип саный спаниель хуҗасы Альбина Ежкова.

Мондый приютлар җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмаган, ә урамнарда иясез этләр күп, алар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү бик мөһим!

Узган ел районда 130 сукбай этне тотып вакцинацияләгәннәр, шуларның 21е агрессив булган, аларны приютта яшәргә калдырганнар, калганнары гадәти яшәү урыннарына кире җибәрелгән. Быел бу максатлар өчен бюджеттан 914 мең сум акча бүлеп бирелгән.


Эт өеренә юлыкканда нишләргә?

Сукбай этләр өерен очратырга мөмкин булган урыннарны урап узарга тырышыгыз.

Гаражлар, төзелеш мәйданчыклары яки ташландык урыннар яныннан йөрмәгез.

Маршрутны үзгәртә алмаганда, койма яки куаклар яныннан мөмкин кадәр ерактанрак узып китегез, этләр өерләнеп торган урыннан куркынычсыз ераклыкны сайларга кирәк.

Кешенең этләр очраганда ничек хәрәкәт итүе дә мөһим. Этләр яныннан узганда бик нык курыксагыз да, тиз-тиз барырга яки артыгызга әйләнеп карый-карый чабарга кирәкми.

Әгәр кыенлыклар килеп туса, ягъни этләр сезгә игътибар итсә, үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Бу очракта, кулларыгызны болгыйболгый йөгереп китәргә ярамый.

Аларга куллар белән кизәнеп, аяк белән тибәргә маташудан мәгънә юк. Ә киресенчә, аларга таба борылып аяклар белән шапылдап, каты итеп “Ярамый!” дип кычкырырга кирәк. Бу чыннан да ярдәм итәргә мөмкин.

Кайвакыт кулга таш алып, ыргыткан булып кылану да аларны куркытырга мөмкин, әмма алардан котылдым дип тынычланырга ярамый.

Иң куркынычы шул, агрессив этләр өере камалышында калу. Кинологлар билгеләп үткәнчә, кеше һәр төрле сукбай эттән көчлерәк. Үз-үзеңне тыныч тотудан да яхшысы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса