Питрәч районында Татарстанның халык артистлары истәлеген мәңгеләштерделәр
Әлеге чараларда мәрхүмнәрнең туганнары һәм авылдашлары, район җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре катнашты.
Күн авылы мәдәният йортына Айдар Хафизов исеме бирелде. Ә авыл зиратында Раушания Юкачева каберенә таш куйдылар. Әлеге чараларда мәрхүмнәрнең туганнары һәм авылдашлары, район җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре катнашты.
– Ул сәнгать кешесе генә түгел, ә чын хезмәт кешесе дә иде, – диде Айдар Садриевич турында сөйләгәндә Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов. – Авылда аның йорты бар, үз бакчасында яшелчә үстерде, бал кортлары тотты, балык тотарга ярата иде, – дип билгеләп үтте Рифгать Галимҗан улы.
Хәзер авыл мәдәният йортында мемориаль такта эленеп тора, анда учреждениенең Айдар Хафизов исемен йөртүе турында мәгълүмат бар. Ә бина эчендә музей ачканнар, анда бик күп экспонатлар тупланган. Музейда Айдар Хафизовның бала чагыннан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр төшерелгән күпсанлы фотолары һәм артистның шәхси әйберләре саклана.
– Студент чагында ул Сара Садыйкова белән татар хорында эшли. Шул вакытта аны армиягә алалар һәм композитор аңа багышлап “Солдат” җырын иҗат итә. Безгә бу җырның Сара Садыйкова үз куллары белән язган оригиналь ноталарын тапшырдылар, – дип сөйли авыл мәдәният йорты директоры Розалия Җиһаншина. – Ул шулай ук Илһам Шакиров труппасында да эшләгән, безгә аларның 1968 елгы афишасын реставрацияләп алып кайттылар. Музейда аның шахматы өчен дә урын табылды, ул яхшы шахматчы булган, шулай ук аның студентлары бүләк иткән сәгать бар, аның баяны саклана, – дип санап китте ул.
Айдар Садриевич туган ягында җирләнгән. Аның янында якын туганы һәм хезмәттәше Раушания Юкачева кабере. Ул 2022 елның июлендә 63 яшендә вафат булды. Аның турында якты истәлек һәрвакыт якыннарының күңелләрендә сакланачак.
– Мин студент чакта, Раушания мине үз канаты астына алды, театр дөньясы белән таныштырды. Ул миңа һәрвакыт игътибарлы булды, минем өчен борчылды, киңәшләрен бирде. Без дуслар идек, һәрвакыт бергә булдык, якында гына яшәдек, балаларыбыз бергә үсте, дачалар янәшәдә иде, ике йортны бер итеп гомер иттек. Соңгы көннәренә кадәр ул минем иң якын кешеләремнең берсе иде, – дип уртаклашты ТР халык артисты Люция Хәмитова.
Кабер ташында исем фамилиясеннән һәм гомер елларыннан тыш “Татарстанның халык артисткасы” дигән язу, Камал театры эмблемасы, Лена Шагыйрьҗанның кыска, әмма тирән мәгънәле шигыре һәм оригиналь орнамент урын алган.
– Аның өчен туган авылы, туган йорты бик кадерле иде. Шәһәрдә яшәсә дә, авылга еш кайтып йөрде. Авылдагы йорт аның көч алу урыны иде. Мин кайвакыт: "Әни, син тагын авылга җыенасыңмыни?” дип сорый идем. Хәзер мин аны аңлыйм, чөнки хәзер үзем дә буш вакытым булуга монда кайтам, авыл мине үзенә тарта, миңа монда бик рәхәт, – дип уртаклашты Раушания Юкачеваның кызы Светлана.
Бүген Раушания Юкачеваның туган йортында яшәүче юк, монда ял көннәрендә генә кайталар, ә сеңлесе җәйгә кайта. Аны тәртиптә тотарга тырышалар. Бу да онытылмас хәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа