Питрәч районында телефон һәм интернет-мошенниклык схемаларын тикшерәләр
Алдауның иң киң таралган ысуллары турында сөйләрбез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге бүгенге көндә телефон һәм интернет челтәрен кулланып эшләнгән мошенниклык белән бәйле 25 җинаять эшен тикшерә. Алдауның иң киң таралган схемалары турында сөйләрбез.
“Бурычка акча биреп торыгыз әле”
Мошенниклар социаль челтәрләрдәге аккаунтларга үтеп керәләр һәм корбанның дусларына һәм танышларына бурычка акча күчерүне сорап хәбәрләр җибәрәләр. Игътибар итегез: әгәр сездән акчаны ярдәм сораган кешенең счетына түгел, ә икенче счетка күчерүне сорыйлар икән, бу – мошенниклыкның ачык билгесе. Әгәр дә сез ярдәм итәргә телисез икән, акчаны шәхсән кулга бирергә кирәк.
“Диспансеризациягә язылыгыз”
Җинаятьчеләр үзләрен Энергосбыт яки медицина учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштырып, берсе счетчик алыштыруга, икенчесе диспансеризациягә яздыру сылтавы белән Дәүләт хезмәтләре порталыннан кодларны әйтүне сорыйлар. Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге алгач, мошенниклар корбанга шалтыраталар, үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм акчаларны “куркынычсыз счетка” күчерергә күндерәләр, ә чынлыкта бу мошенник счеты.
“Читтән торып эшләргә тәкъдим итәм”
Мошенниклар курьер эшен яки башка читтән торып эшләүне тәкъдим итә, “хезмәт хакы” җибәрә һәм бу акчаларны шикле сылтамалар аша чыгаруны сорый. Нәтиҗәдә, корбан үз картасы мәгълүматларын кертә, алар җинаятьчеләргә ачык була.
“Аренда өчен алдан түләү җибәрегез”
Фатирны арендага биргән яки автомобильдә йөрткән өчен мошенниклар алдан түләүне сорый: 50, 100, 200 сум. Алар, корбан үзенең карта мәгълүматларын кертсен өчен, махсус форма җибәрәләр. Нәтиҗәдә, счеттан акча алына, ә мошенниклар “системадагы өзеклекләргә” сылтап, алдауларын дәвам итә.
“Чәчәкләр китерүләрен раслагыз”
Мошенниклар чәчәк яки башка товарлар китерүче курьер булып, “Дәүләт хезмәтләре” яки “Сравни.ру” сервисына килгән кодны әйтеп, товарны алуларын раслауны сорыйлар – бу, әлбәттә, кешедә зур шик тудырырга тиеш. Шул рәвешле мошенниклар сезнең шәхси кабинетларыгызга керә ала.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Радик Шәрипов:
– Мошенниклардан саклануның иң яхшы ысулы – шәхес яки ниятләре сездә шик уята торган әңгәмәдәш белән аралашуны тиз арада туктату. Беркайчан да телефон сөйләшүе яки язышу буенча алынган инструкцияләр буенча операцияләр ясамагыз һәм шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Әгәр дә сездә шалтыратучыга карата шик туган икән, шунда ук әңгәмәне тәмамлагыз һәм банкның, мобиль операторның яки башка оешманың рәсми телефон номеры буенча шалтыратыгыз. Әгәр дә сез үз счетыгыздан акча алырга мөмкин булуын аңлыйсыз икән, шунда ук банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз һәм банк картасын блокировать итүләрен сорагыз.
Шуны истә тотарга кирәк, банк хезмәткәрләре дә, дәүләт учреждениеләре вәкилләре дә, башка өченче затлар да сездән кодлар, парольләр, банк карталары яки паспорт мәгълүматлары кебек яшерен мәгълүматны телефон аша сорарга хокуклы түгел. Мондый үтенечләр белән шалтыратучылар һәрвакыт диярлек мошенниклар булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа