Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында террорчылыкка каршы куркынычсызлык ничек тәэмин ителгән

Объектларны террорчылык актларыннан сакларга нәрсә ярдәм итәчәк?

Мәскәү өлкәсендә коточкыч җинаять кылдылар. Террорчылар “Крокус Сити Холл” концерт залына бәреп кереп, кешеләрне аяусыз атып үтерде, аннары янгын чыгардылар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 143 кеше һәлак булган. Бездә җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү ничек оештырылган? Бу һәм башка сорауларга Питрәч районының террорчылыкка каршы комиссия секретаре Валентина Урысова җавап бирде.

– Валентина Исаковна, террорчылыкка каршы комиссиянең бурычлары нинди?

– Төп бурыч – җирле үзидарә органнарының терроризмны профилактикалау, шулай ук аның нәтиҗәләрен киметү һәм бетерү буенча эшчәнлеген координацияләү. Без тиешле чаралар күрергә, террорчылыкның сәбәпләрен һәм шартларын бетерергә, объектларны террорчылык һөҗүмнәреннән сакларга тиешбез.

Мәдәният, спорт, мәгариф, сәүдә, сәламәтлек саклау, дин өлкәсендә террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектлары бар: концерт заллары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, гыйбадәтханәләр һәм мәчетләр, хастаханәләр һәм поликлиникалар, сәүдә үзәкләре, кунакханәләр һәм башкалар. Һәр объект буенча РФ Хөкүмәтенең тиешле карары белән расланган, һичшиксез үтәлергә тиешле таләпләр исемлеге билгеләнгән. Кисәтү системасы, физик сак, яктырту, койма булырга тиеш, бу исемлеккә объектның төренә һәм аның категориясенә карап керү контроле һәм идарә системасы, видеокүзәтү системасы, сак һәм янгын сигнализациясе, металл рамка яки металл эзләгеч, куркынычсызлык сигнализация кнопкасы һәм башка инженер-техник чаралар өстәлә.

Мәгариф объектларына күп игътибар бирелә. Районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ярдәм турында тиз арада сигнал җибәрү өчен сигнализация кнопкасы бар. Шулай ук сакчы көненә берничә тапкыр территорияне урап узарга тиеш. Капканың биеклеге 1,5 метрдан ким булмаска тиеш. Мондый койманы район үзәгенең беренче мәктәбендә капиталь ремонтның икенче өлеше кысаларында урнаштырачаклар.

– Террорчылыкның милләте юк, әмма террорчылыкта башка ил кешеләре гаепләнә, бу безнең район территориясендә мигрантларны контрольдә тотуга кагылышлы сорау тудыра.

– Татарстан – күпмилләтле республика, һәм милләтара дуслык мөнәсәбәтләре – безнең казаныш. Җинаятьчеләр руслар арасында да, татарлар арасында да, теләсә кайсы башка халык вәкилләре арасында да булырга мөмкин бит. Шуңа күрә террорчылык мәсьәләләрен милләткә карап кына билгеләргә ярамый. Ләкин миграция агымнары, әлбәттә, контрольдә. Җаваплы кешеләр һәм хезмәтләр кемнең кая һәм ни өчен килүен, кайда язылуын һәм яшәвен, кая эшкә урнашуын яки укуын күзәтәләр. Безнең бурыч – чит ил гражданнары белән профилактик аңлату эше алып бару, бу аларның Россия законнарын үтәүләре һәм бозмаулары өчен эшләнә.

– Дүшәмбе көнне район хакимиятендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Нинди йөкләмәләр билгеләнде?

– Комиссия рәисе булып район башлыгы Илһам Кашапов тора. Ул Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә терактлар кылу ниятләре булган кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә киңәш бирде. Миграция мәсьәләләре бүлегенә миграция мәсьәләләрен аерым контрольгә алу йөкләнгән. Мәгариф бүлеге, үзәкләштерелгән клуб системасы, яшьләр һәм спорт, социаль яклау бүлеге җитәкчеләренә, Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибына, транспорт һәм сәүдә объектлары җитәкчеләренә сакны көчәйтергә, инструктажлар үткәрергә, эвакуация планнарын тикшерергә, җайланмаларның эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы дүшәмбе иртәсендә узды, 8.28 сәгатьтә үк район башкарма комитетына бомба куелырга мөмкин дигән хәбәр килде. Кешеләрне эвакуацияләделәр, полиция, Росгвардия, кинологлар барысын да тикшерделәр. Мәгълүмат ялган булып чыкты, әмма хокук саклау органнары тиз һәм бердәм эш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса