Питрәч районында томан, җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча
Питрәч районында кышның беренче көнендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә. Җепшек кар һәм яңгыр яву ихтимал.
Секундына 2-7 метр тизлек белән исүче үзгәрүчән юнәлешле җиңелчә җил фаразлана. Һава температурасы 0..+5 градус була.
Моннан тыш, иртән юлларда урыны белән бозлавык булу ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia