Питрәч районында төп чыршыда утлар кабынды
Бу Яңа ел һәм Рождество чаралары сериясенең башы булды
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәчтә район чыршысында утлар кабынды. Ул янәдән балалар шәһәрчегендә урнашты. Аның биеклеге - 18 метр, ә диаметры – 6 метр. Тантанага төрле яшьтәге бик күп кешеләр килде. Баштан кунаклар Кыш бабайлар һәм Кар бөртекләре белән күңел ачты.
Ул арада сәхнәдә әкияттәге Яңа ел тамашасы башланды, анда геройлар тылсымлы ачкыч эзләделәр. Концерт программасын шулай ук җирле яшь талантлар башкаруындагы җырлар бизәде. Быел кар аз булуга да карамастан, мәйданчыкта берничә кар сынын, шул исәптән киләсе елның символы — атны күрергә мөмкин иде. Шул рәвешле, балалар шәһәрчеге бәйрәм рухына ия булды.
Яңа ел чараларына рәсми рәвештә старт бирелде. Бу хакта үзенең сәламләү чыгышында район башлыгы Рәис Сөләйманов игълан итте. Ул барысына да иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм һәркемгә хыялларның чынга ашуын, яңа үрләр яулауларын һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia