Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында тугыз укытучылар династиясе яши һәм эшли

Балаларны ярату һәм укытучылык сәләте ата-аналардан балаларына, балалардан оныкларына күчкән педагоглар бар. Алар бай нәсел тарихына һәм гаилә традицияләренә ия.

ХӘЙРУЛЛИННАР

Династиянең гомуми стажы 122 ел, аңа биш кеше керә. Нигез салучы – Наилә Фәттах кызы. Лаеклы ялга киткәннән соң, мәдрәсәдә белем бирү эшчәнлеген дәвам итә, 13 елдан артык ислам дәресләре укыта.

Династиянең калган әгъзалары Шәле мәктәбендә һәм “Тургай” балалар бакчасында эшлиләр. Аларның иң яше – оныгы Дилия Фәрит кызы – Казан педагогия көллиятендә белем ала.

– Ата-ана юлын сайлап кына, педагог булып булмый, монда күңел кушуы да кирәк. Безнең династия дәвамлы булыр һәм оныкларыбыз да педагог хезмәтен сайларлар дип өметләнәбез, – диде Наилә Фәттаховна.


БАҺАУТДИНОВЛАР

Династиядә иң беренче укытучылар – Баһауова Равия Акмал кызы, ул Чыты мәктәбендә 16 яшеннән эшли, һәм Мөхәммәдиева Халидә Акмал кызы, ул гомер буе Күн мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ренат Мансур улы һәм Рәис Мансур улы алар юлыннан китә.

Династиядә 11 кеше исәпләнә, аларның гомуми педагогик стажы 300 елдан артык. Рәис Мансур улы һәм Әлфия Абдулгани кызы лаеклы ялда. Азизовлар – Чулпан Ренат кызы һәм Гүзәл Ренат кызы Питрәч икенче мәктәбендә, Абдуллина Гөлназ Ренат кызы Пановка, Мортазина Дилия Альберт кызы Күн мәктәбендә эшли. Закиров Рафаил Фәннур улы Чаллыда, Юсупова Лия Гаяз кызы Казанда эшли.

Династиядә бал кортлары үрчетү һәм баянда уйнау белән мавыгалар.


ТАҺИРОВЛАР

Нигез салучы – Шәйхетдин Баһаутдин улы. Династиянең гомуми педагогик стажы 110 ел, аңа химик-биологлар, филологлар, тәрбиячеләр, музыка укытучылары, математика, башлангыч сыйныф педагоглары керә. Династиядә педагоглар саны тугыз кеше тәшкил итә. Аларның иң кечесе – Роберт Миңнуллин – вокал укытучысы. Биш педагог лаеклы ялда, калганнары педагогик эшләрен балалар бакчасында, Питрәч икенче мәктәбендә, балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итәләр.

Барлык мавыгулары иҗатка, музыкага, әдәбиятка кайтып кала. Гаилә музыкаль кичләре яраткан традициябез ди.


МАТЮШКИННАР

Династиядә биш кеше исәпләнә. Гомуми педагогик стаж якынча 200 ел. Династиягә Семен Гурьевич һәм Галия Мирзаһит кызы нигез салган. Булат Семенович Кибәч мәктәбендә биология һәм география укытучысы булып эшли, ә хәзер Пановка мәктәбендә. Роза Семеновна Питрәч интернат мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Дания Семеновна Казан балалар бакчасында инглиз теле укыта.

Гаилә бәйрәмнәренә бергә җыелырга, бергәләп пилмән ясарга һәм мандолинада уйнарга яраталар.


ЗАРИПОВЛАР

Династиядә уннан артык кеше исәпләнә. Гомуми педагогик стаж якынча 400 ел тәшкил итә. Династиягә Гөлия Мәгъсүм кызының карт бабасы Нурмөхәммәт нигез салган. Мәгъсүм Кәбир улы математика, сызым укытучысы булган.

Мәгъсүм Кәбир улының сеңлесе Тәзкирә Сабир кызы да математика укытучысы, аның ире һәм ике улы да укытучы була. Наилә Мәгъсүм кызы – Балык Бистәсе районының Югары Тимерлек мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар укытучысы. Гөлия Мәгъсүм кызы Шәле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Низамов Айрат Рәмис улы Шәле мәктәбенең ТИН, физика һәм математика укытучысы.

Зариповлар гаиләсендә барысы да бакчачылык белән шөгыльләнергә һәм китап укырга ярата.


ГАЙСАРОВЛАР

Мәликә һәм Гәрәй Шакировлар нигез салучылар булып торалар, 80 ел дәвамында авыл халкына белем бирәләр, аларны язарга һәм укырга өйрәтәләр. Аларның балалары Зәйтүнә, Мәхмүт, Сәгадәт, Мәгъсүм әти-әниләренең һөнәрен дәвам итеп кенә калмаганнар, ә аны үз балаларына да тапшырганнар. Зәйтүнә белән Гали Гайсаровларның уллары, кызлары, оныклары бар, алар династияне дәвам итүчеләр. Зәйтүнә Гәрәева укырга яраткан, рәсем ясаган һәм теккән. Гали Гайсаров шигырьләр язган, күп укыган.

Нәселләрендә 20дән артык укытучы, гомуми стаж 500 елдан артык. Алар арасында Гайсаровларның олы уллары Илсур Галиевич та бар, ул “Россиянең атказанган укытучысы” исеменә лаек булган.


МАКАРОВЛАР

Династиягә 289 ел. Гаилә башлыгы Иван Андреевич Ленино-Кокушкино мәктәбендә “Хезмәт” фәнен алып барган. Аның хатыны Нина Николаевна 42 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Кызлары Ольга 20 ел Надеждино мәктәбе директоры булып эшли, КАТК филиалында студентларга инглиз теле укыта. Анна тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Лидия рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Оныклары Анастасия һәм Аделина КФУда педагог булырга укыйлар, Регина башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Оныкчыгы Валерия инглиз һәм кытай телләре укытучысы һөнәрен үзләштерә. Иван Андреевичның абыйсы Александр Андреевич хатыны Лидия Алексеевна белән гомер буе Кощак мәктәбендә укытучы булып эшләгәннәр, ә аларның оныгы Екатерина балаларны математикага өйрәтә.


МӨХЕТДИНОВЛАР

Бу династиягә 350 елдан артык. Нигез салучы – бабалары Хәбибулла, ул Шәле мәктәбендә хезмәт дәресне алып барган. Аның кызы Мәрзия Хәбибулла кызы математика укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт ветераны. Кияве Бәдретдин Гарәфетдин улы математика укыткан, 37 ел эшли. Оныгы Алмаз Бәдретдин улы – технология укытучысы. Килене Рәсилә Мәгъсүм кызы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Барысы да Шәле мәктәбеннән.

Гыйниятуллин Минулла Хәбибулла улы Казан Суворов училищесында 50 елдан артык укытучытәрбияче булып эшли, аның улы Айрат хатыны Чулпан белән шул ук уку йортында хезмәт куя. Аның кызы - Гыйниятуллина Лилия Минулла кызы Казанның балалар музыка мәктәбендә эшли.

Гаиләдә кунакларны традицион коймак һәм бәләш белән каршы алу гадәте бар.


ТИХОНОВЛАР

(сулдан уңга) Тихоновлар династиясе: Александр Павлович (арткы планда), Светлана Александровна, Лия Маратовна, Венера Әхмәтвәлиевна, Павел Александрович. / Фото гаилә архивыннан

Династиягә нигез салучылар – ирле-хатынлы Александр Павлович һәм Венера Әхмәтвәли кызы. Гаилә башлыгы – физкультура укытучысы, хатыны – логопед. Ире бакчачылык белән мавыга, экологик чиста яшелчәләр генә үстерә һәм куллана. Хатыны чәчәкләр ярата, подъезд янында бакча булдырган. Гаилә бергә җыелгач, алар өчен пироглар, яраткан коймакларын пешерә һәм ташкабак кыздыра.

Династиянең гомуми стажы 151 ел. Улы Виталий Александрович физкультура укытучысы, өстәл теннисы буенча ярышлар чемпионы, балык тотарга ярата. Оныгы Лия Марат кызы Шәйдуллина күп тапкырлар төрле вокаль конкурслар лауреаты һәм дипломаты булып тора. Питрәч беренче мәктәбендә әнисе, туган абыйсы белән бергә эшли. Светлана Александровна инглиз һәм немец телләре укытучысы, аның хоббие - скрапбукинг. Павел Александрович рус теле һәм әдәбияты, физкультура укытучысы. Гитарада уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса