Питрәч районында «УрманФест» фестивале узды
Агач утыртуда гаиләләр һәм хезмәт коллективлары катнашты.

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
Питрәч районында агач утырту буенча бишенче тапкыр «УрманФест» акциясе узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасының Яшел фондын саклап калу һәм торгызу.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм оештыручы — «Зерно будущего» Хәйрия фонды вәкилләре мөрәҗәгать итте. Рәис Әхтәм улы оештыручыларга һәм актив район халкына катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
«Бу акция безне берләштерә, һәм, әлбәттә, туган якка мәхәббәт тәрбияли», - дип билгеләде ул.
Урман утыртуда гаиләләр һәм хезмәт коллективлары катнашты. Эшләр башланыр алдыннан теләге булган һәркем өчен мастер-класс үткәрелде, аннан соң инвентарь һәм үсентеләр бирелде. Быел нарат, чыршы, юкә һәм тирәк утыртылды.
Проект гамәлдә булган дүрт ел эчендә 700 меңнән артык үсенте утыртылган, шулай ук 75 гектардан артык җир торгызылган һәм төзекләндерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia