Питрәч районында урманнарда янгын куркынычы сезоны игълан ителде
Кагыйдәләрне бозган өчен административ штрафлар каралган
Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»
Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлекчәсенең өлкән инспекторы Роман Пушков районның торак пунктларында яшәүчеләр белән очраша, алар белән урман янгыннарын булдырмауга юнәлдерелгән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрә.
Урман массивларына якын урнашкан авылларда яшәүчеләр өчен мондый очрашулар аеруча актуаль. Безнең районда алар бишәү: Күн, Карповка, Кызыл Яшьләр, ТатЦИК, Шәле. Питрәч урман хуҗалыгы ведомствосы карамагында барлыгы 13 мең 640 гектар мәйдан бар, шуның 40 проценты – ылыслы урманнар.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә янгын куркынычы сезонын әзерлек белән каршы алды. Барлык булган техниканы әзерләп, минераллаштырылган полосалар урнаштыруга керештеләр. Алар киң һәм тирән булырга тиеш – алар ут юлында киртә булып хезмәт итәчәк.
– Урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре чикләрендә урнашкан торак пунктлар янындагы мондый полосалар янгынның торак массивларга таралу куркынычын минимумга кадәр киметергә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Питрәч урман хуҗалыгының участок урманчысы Булат Галимуллин.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар каралган: гражданнар өчен – 15 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 400 мең сумга кадәр.
Питрәч районы территориясендә 14 апрельдән 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә булачак.
Бу чорда тыела:
– учаклар ягу;
– каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру;
– торак пунктларда махсус янмый торган савытларда, мәсәлән, мангал, тимер учакта, шулай ук азыкны җылылык белән эшкәртү җайланмаларында (мангаллардан һәм җәмәгать туклануы объектлары территориясендә булган һәм эксплуатацияләнгән башка җайланмалардан тыш) ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану;
– 1-3 класслы куркыныч булган пиротехник әйберләр куллану;
– ягулык-майлау материалларыннан торган, идарә ителми торган әйберләрне һавага очыру (аларны һавага очыру конструкцияләр эчендәге һаваны ачык ут ярдәмендә җылыту юлы белән тормышка ашырыла).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа