Питрәч районында уҗым бөртеклеләрен җыеп алуга керештеләр
Беренче булып иген басуларына «Шәле-Агро» һәм «Агролак-К» хуҗалыклары игенчеләре чыкты.
2010 елдагы кебек үк, аграрийлар өчен бу ел да үзенчәлекле булды. Ул елны корылык булды, быел да яңгырлар аз. Уҗым культураларына зур зыян килмәсә дә, коры һава торышы сабан культуралары үсешенә комачаулады. Шулай да басуларда булганны җыеп алырга кирәк.
Районның зур хуҗалыкларының берсе – «Шәле-Агро»да бөртеклеләр мәйданы якынча биш мең гектарны биләп тора, шуларның яртысы – уҗым культуралары. Узган ел шәлелеләр гектардан уртача 40 центнер ашлык җыеп алды, ә кайбер кырларда – 50 центнердан артык. Быел әлегә өч комбайн эшли: икесе «Дон1500Б» һәм «Акрос-340», ашлык ташуда тагылмалы ике КамАЗ, шулай ук янгын сүндерү өчен җиһазландырылган цистерналы трактор. Беренче эш итеп Керәшен Сәрдәсе авылы янындагы уҗым бодаен җыеп алырга булганнар, анда бу ел өчен уңыш яхшы булган.
– Беренче көнне гектардан 34әр центнер ашлык алдык, – дип була, хәзер өченче сезон инде үзе комбайнер, «Дон-1500Б» комбайнында эшли. – Ярдәмче булганда, җаваплылык азрак иде. Урак өстен ел саен көтеп алабыз, сезонның башлануы безнең өчен зур бәйрәм кебек. Басуларны, яңа икмәк исен сагындык, ашлыкны яхшы кәеф белән, сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп аласы гына кала, – диде ул.
Тагын бер комбайнчы Ришат Илмәмәтов та тәҗрибәле игенче. Алексей Карташов һәрвакыт комбайнчылар янында, ул су тутырылган тагылмалы цистерна белән МТЗ-1221 тракторында көне буе кырда кизү тора.
– Цистернага алты тонна су сыя, ул янгынны сүндерү өчен җиһазландырылган. Көннәр кызу, без һәрвакыт әзер булып торабыз, – диде Алексей.
Ә КамАЗ шоферы Рәдиф Әхмәтшин узган ел көне буе басулардан ашлык ташыганнарын, ә төнлә Казан элеваторына илткәннәрен исенә төшерде.
– Быел да эш җитәрлек, беренче көнне дүрт рейс ясадым, ә минем иптәшем Илгизәр Галиәскаров – кырындыр табагы маршруты буенча биш рейс ясады. Зур йөк машина ларына бер тапкыр кайтканда 25-27 тонна ашлык сыя. Чыты ындыр табагына маршрут бик ерак түгел, шуңа өлгерәбез, комбайннарны тоткарламыйбыз, – дип сөйләде шофер.
ЦИФРЛАР
Хәзерге вакытта районда чәчү мәйданы 54271,4 гектарны биләп тора, шуларның 29831 гектары бөртеклеләр, 8868 гектары уҗым, 20963 гектары сабан, калганнары техник культуралар, шул исәптән бәрәңге, яшелчәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа