Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында хайваннарны кышкы исәпкә алу бара

Белгечләр фауна мониторингы үткәрә

Питрәч районында гыйнвар уртасында хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды, аның кысаларында белгечләр һәм аучылар хайваннарның 19 төрен санау өчен 25 маршрут узачак. Аларның гомуми озынлыгы якынча 10 километр тәшкил итәчәк. Районның иң киң таралган урманында тереклек итүчеләр арасында – куян,поши һәм төлкеләр.

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Вячеслав Кузнецов мониторинг процессы турында сөйләде: 

«Исәпкә алу өчен без локацияне, хәрәкәт вакытын һәм тизлеген терки торган навигаторларны кулланабыз. Шулай ук үзебез белән планшет һәм маршрутның схемасын алабыз, нинди җәнлекләрнең нинди юнәлештә хәрәкәт итүләрен билгелибез, моны характерлы эзләр буенча билгелибез».

Бу атнада Вячеслав Игоревич Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рөстәм Шәрәфетдинов һәм районның баш ветеринария табибы Сергей Егоров белән бергә Питрәч авыл җирлегендә маршрутларның берсен узды.

Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булганда, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса