Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында хатын-кызны полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән өчен хөкем иткәннәр

Ул үз гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенгән

Питрәч район суды мәгълүматы буенча, ике полиция хезмәткәре кыйнау турында хәбәр ителгән адреска килгән. Җәмәгать урынында алар исерек хатын-кызны һәм ир-атны күргән. Административ хокук бозу билгеләре ачыкланган.

Хатын-кыз үзе турында мәгълүмат бирүдән һәм шәхесен раслаучы документлар күрсәтүдән баш тарткан. Үзен агрессив тота башлаган һәм Росгвардия хезмәткәренә кулы белән суккан. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны тоткарларга һәм полиция бүлегенә китерергә тырышып караган, моңа ул каршылык күрсәткән һәм буйсынмаган. Моны якын тирәдән узып баручы юл-патруль хезмәте экипажы күреп ала – алар туктап, тоткарлау сәбәпләрен ачыклыйлар һәм булышлык итә башлыйлар.

Патруль автомобиленә озата барганда хатын-кыз полицейскийга ике тапкыр аягы белән типкән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге фойесында ул юл-патруль хезмәткәренә дә суга.

Шул ук кичне ул кешеләр алдында полиция хезмәткәрләрен тупас, цензурасыз сүгенү сүзләре белән мыскыл итә.

Шулай ук, медицина тикшерүе узу өчен ашыгыч ярдәм машинасында барганда һәм Питрәч район үзәк хастаханәсенә китерелгәндә, озата барган Росгвардия һәм юл-патруль хезмәткәрләрен ачыктан-ачык мыскыл итүен дәвам итә һәм хәтта битләренә төкерә.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, кылган эшенә үкенгән. Суд аны җинаятьләр кылуда гаепле дип таный һәм 1 ел да 1 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса