Питрәч районында законсыз чүплекләрне һәм җимерек юлларны тикшерделәр
60 көн эчендә хокук бозулар бетерелергә тиеш
Санитар-экологик ике айлык кысаларында юл хәрәкәте иминлеге ДБУ вәкилләре һәм экология министрлыгының дәүләт инспекторлары бергә район территориясен тикшерделәр.
– Без рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклыйбыз. Мондый тикшерүләр, кагыйдә буларак, “сюрпризларсыз” узмый, – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының өлкән белгече Наталия Фролова.
Аның сүзләрен раслап, Колай авыл җирлегендә юл буе полосасында каты көнкүреш калдыклары контейнеры янында тикшерүчеләр автомобиль шиннары һәм башка чүп-чарга юлыкканнар.
– Тикшерү вакытында без рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын ачыкладык һәм теркәдек. Бу очракта хокук бозучыларга карата, район башкарма комитетына, мәҗбүри таләпләрне үтәргә кирәклеге турында кисәтү җибәреләчәк. 60 көн эчендә хокук бозулар бетерелергә тиеш, – дип искәртте Наталия Фролова.
Киләсе объект: Казан - Шәмәрдән автомобиль трассасы, аңа Надеждино карьерына бара торган юл тоташа. Аннан әледән-әле зур йөк машиналары уза.
– Бу объект белән без инде ике ел чамасы эшлибез. Узган ел автомобиль юлының баланс тотучысына аны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән иде, әмма, күргәнебезчә, әлеге урын актив файдаланыла. Зур йөк машиналары трасса-
га пычрак чыгаруны һәм юлларны җимерүне дәвам итә, – дип сөйләде Казан шәһәре территориаль идарәсенең юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәү бүлеге башлы-
гы Лилия Мөхәрләмова.
Тикшерүчеләр зур йөк машиналары узу нәтиҗәләрен инде Казан – Шәмәрдән - Кибәк Иле автомобиль юлында үз күзләре белән күргәннәр, аның турында ул бик начар хәлдә дип әйтергә була. Аның буенча самосваллар шулай ук җирле карьерга уза. Монда инспекторлар максатчан рәвештә килгәннәр, аларны якындагы авылның бер кешесе чакырган. Ул үзе белән таныштырудан баш тартты, ләкин
үзбушаткычлар бөтен машина юлын җимереп бетерүен билгеләп үтте. Чыннан да, җимерелеп беткән, чокыр һәм сикәлтәләрдән генә тора.
Уртак рейд барышында ачыкланган барлык шундый фактлар буенча тиешле затларга хокук бозуларны бетерү буенча чаралар
күрү өчен кисәтү хатлары җибәреләчәк. Шул ук вакытта автомобиль юлларына куелган нормаларны һәм таләпләрне үтәмәү юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра, ә иң мөһиме – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа