Питрәч районында законсыз мигрантлар ялган балык консервларын җитештергән
Бу хакта прокуратура матбугат хезмәте яза.
Питрәч районында ялган балык консервларын җитештерү буенча зур гына производство ачыкланган. Биредә Россия Федерациясендә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә рөхсәте булмаган 10 мигрант эшләгән.
Прокуратура хезмәткәрләре законсыз эшләүчеләрдән 1300гә якын консерв алган, шулай ук аларны кибетләргә китерү юлларын ачыклаган. Прокуратура шулай ук чит ил кешеләрен эшкә законсыз җәлеп итү очракларын билгеләгән.
Прокуратура таләбе буенча җинаять эшләре һәм административ эшләр кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа