Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан физкультура укытучысына бүген 60 яшь тула

Алексей Чукуров спортка балачактан гашыйк. Бу 1972 елда, Япониядә Саппоро шәһәрендә үткән Кышкы Олимпия уеннарыннан, ә Канадада беренче тапкыр Канада профессионаллары һәм Совет хоккейчылары арасындагы супер-серия үткәннән соң башлана.

 

– Без ул чакта яңа гына телевизор алган идек. Олимпия уеннарын, хоккей баталияларын туганнар, дуслар белән бергә җыелып карадык, безнекеләр өчен җан аттык. Аннары урамга чыгып чаба идек, туп типтек, кулдан ясалган кәшәкәләр белән хоккей уйнадык. Ул вакытта туган авылым Янсуар зур, анда балалар да күп иде. Дәресләрдән һәм өй эшләрендә әти-әнигә ярдәм иткәннән соң буш вакытыбызны саф һавада үткәрдек, төрле уеннар уйнадык. Әти-әниләр безне урамнан өйгә алып кайта алмыйлар иде. Биш яшькә олырак абыем Яков мине һәрвакыт үзе белән алып йөрде, шуңа күрә мин, нигездә, олыраклар белән аралаштым, башта алар мине капкачы итеп куялар иде, – дип искә ала үзенең балачагын Алексей Чукуров.

Ул гади колхозчылар гаиләсендә, дүрт баланың өченчесе булып туа. Аның әтисе Иван Алексеевич улының инженер булуын тели. Алексей үзе физкультура укытучысы һәм тренер булырга тели. Ләкин әтисен тыңлап, очу аппаратларын җыючы слесарьлар әзерләгән училищега укырга керә. Практик дәресләрдә самолетлар җыялар. СПТУны кызыл диплом белән тәмамлагач, үз хыялын тормышка ашырырга карар итә, Волгоград физкультура институтының Казан филиалы студенты була. Ул вакытта ук чаңгы узышларында һәм өчтөр көрәш буенча ярышларда туган уку йортларының данын яклый. Казан чемпионы, республика ярышларында икенче призер була. «Динамо» спорт клубы намусын яклый, «Рубин» СКда чаңгы спорты буенча тренер булып эшли.

Укуын тәмамлаганнан соң Белоруссиядә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә армиядә хезмәт итә. Кайтып бераз ял иткәч, Ленино-Кокушкинодагы СПТУ-93кә урнаша.

– Әнием Анастасия Васильевна авырый башлады, шуңа күрә мин аның янәшәсендә булырга теләдем. Яңа училище ачтылар, хезмәткәрләргә торак бирделәр, мин укытучы һәм тренер булып эшли башладым. Буш вакытларымда әти-әнигә хуҗалыкта ярдәм итәргә авылга кайта идем. Кышын Чуча аша чаңгы белән, җәен юлда машина тотып кайттым. Училище студентлары спортка тартыла иде, алар чаңгы, футбол, гимнастика, җиңел атлетиканы яраттылар, – дип сөйли Алексей Иванович.

Училищеда 18 ел эшләгәннән соң, алдагы алты ел хезмәт эшчәнлеген Казан лицеенда дәвам итә. Ләкин соңыннан туган җирләренә әйләнеп кайта, 2012 елдан Ленино-Кокушкино мәктәбендә үзенең яраткан һөнәре буенча һәм Питрәч спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли.

Алексей Чукуровта өч төркемдә, шул исәптән спортсәламәтләндерү төркемендә, ел әйләнәсе сигез яшьтән 42 бала шөгыльләнә. Кышын кардан чаңгыда йөриләр, җәен чаңгы роллерларында асфальт буйлап йөриләр. Ленинококушкинолыларның ике яктыртылган трассасы бар, берсе мәктәп янында, икенчесе Үшнә яр буенда посадка янында урнашкан. Чаңгы юлын укытучылар һәм укучылар үзләре әзерли.

– Чаңгыда гына йөрмибез, тренажер залында да гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнәбез, тизлек, көч сыйфатларын, чыдамлыкны ныгытабыз, спорт уеннары уйныйбыз, – диде тренер. 

Алексей Чукуров балаларны кызыксындыра, спортның файдасын дөрес аңлата белә. Мәктәпләр арасында зур ярышлар, авыл яшьләре арасында Спартакиада үткәрү традицияләрен торгызу турында хыяллана.

– Ул барысын да безгә аңлата, күрсәтә, үз вакытын кызганмый, аның белән эшләү рәхәт, без аның дәресләренә рәхәтләнеп йөрибез, – ди аның укучысы, республика ярышлары призеры, чаңгы һәм биатлон буенча районның күп тапкыр җиңүчесе Азат Галиәхмәтов.

Коллегалары да юбиляр турында мактап, горурланып кына сөйлиләр.

– Без 11 ел бергә эшлибез. Ул үз эшен бик ярата, балаларга якын килә белә, аларны тәрбияли, грамоталы, белемле педагог. Коллективта хөрмәтле, һәрвакыт актив, аның белән аралашуы да рәхәт һәм ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – дип билгеләп үтә хезмәттәше Владимир Авдеев.

Буш вакытларында Алексей үз йортында столяр эше белән шөгыльләнә, үзе ремонт ясый, аның кулыннан килмәгән эше юк.

Үз хезмәтләре өчен күп бүләкләргә ия, алар арасында Россия комитетының «Россия яшьләре» ФСО грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «ТР физик культура һәм спорт отличнигы», «Спортны үстерүдә казанышлары өчен» күкрәк билгеләре бар.
 

"Укучыларым белән горурланам: Рөстәм Мостафин (чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча РФ һәм ТР беренчелекләре призеры), Петр Блаченов, Марсель Сөнгатуллин, Илмир Зиябиев (көрәш буенча район җыелма командасы әгъзалары, төрле ярышлар призерлары), Мөхәммәтнур Галәветдинов (хәзер Чытыда физкультура укытучысы). Ә минем тренерым һәм илһамландыручым Мәгъди Гафаров, Янсуар мәктәбенең рус теле укытучысы, мине һәм абыйны милли көрәш нечкәлекләренә өйрәтте".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса