Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан «Форпост» үзәге ике республика гранты отты

Бу җитди нәтиҗә һәм республика дәрәҗәсендә танылу

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәч районының «Форпост» яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен республика грантлар конкурсында җиңүче булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча үзәк берьюлы ике проектны финанслауда җиңде. Алынга средстволар суммасы буенча Питрәч командасы Яр Чаллы яшьләр сәясәте учреждениеләренә генә оттырды.

Грант  нәрсә юнәлдереләчәк:

  • Питрәч үзәгендә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен заманча хәрби-спорт мәйданчыгы булдыру;
  • үзәкнең һәм ату тирының матди базасын ныгыту;
  • район ярышларында җиңүчеләр өчен призлар фонды булдыру;
  • рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру буенча традицион чаралар үткәрү һәм яңа форматларны сынау;
  • Хәрәкәттә катнашучыларда спорт-туристлык һәм хәрби-гамәли эшчәнлек күнекмәләрен үстерү.

Үзәк актив, максатчан һәм битараф булмаган егетләрне һәм кызларны хәрәкәткә кушылырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса