Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан ирле-хатынлы Галәветдиновлар сапфир туйларын билгеләп үттеләр

Ир белән хатын икесе дә хезмәт ветераннары, хәзер алар лаеклы ялда.

Гаптрахман Сәмиг улы Нурания Сәибсаттар кызы белән ул тугызынчы сыйныфта укыганда таныша. Егетнең Тәтеш агрономия техникумын тәмамлап Чыты авылы колхозында агроном булып эшли башлаган еллары була бу.

Яшь егетнең күзе ИскеЙорт авылыннан Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә укырга йөрүче чибәр кызга төшә. Еш кына мәктәпкә бергә йөрүче дус кызларны ул үз мотоциклында алып барырга, йә каршы алырга тырыша башлый. Аннары Сабантуй бәйрәмендә алар бергә бииләр. Шулай итеп, алар арасында тәүге мәхәббәт хисләре уяна, һәм алар бу хисне гомер буе саклыйлар.

Мәктәпне тәмамлагач, кыз фермага сыер савучы булып эшкә урнаша. Эшен намус белән башкара, яшь булуына карамастан, 24 тананы саварга өйрәткән ул. Белем алырга кирәк дигән теләген дә онытмый. 1976 елда югары күрсәткечләре өчен аны социалистик ярышларда җиңүче дип таныйлар, “Яшь җитештерү алдынгысы” билгесе һәм истәлекле сәгать белән бүләклиләр.

1978 елда Нурания Сәибсаттар кызы Буа ветеринария техникумын тәмамлый һәм туган колхозында эшләвен дәвам итә. Яхшы эше өчен бик күп рәхмәт хатлары һәм грамоталар ала. 1978 елда намуслы хезмәте өчен аны ВЛКСМның Мәскәүдә узган 18 съезды делегаты итеп сайлыйлар, Брежневның чыгышын тыңлап кайта ул. Съездда аны Авыл хуҗалыгы министрлыгы грамотасы һәм сәгать белән бүләклиләр. Яшь хезмәт алдынгысы турында район газетасында язалар, очрашуларга чакыралар. Ул активист була, үзешчән сәнгать смотрында да катнаша, күрше авылларга һәм районнарга концертлар белән дә чыга. Хезмәттә дә калышмый, лаборант-хисапчы, аннан соң зоотехник-селекционер була.

Шул ук вакытта яшьләр арасындагы мәхәббәт ныгый, көчәя генә. 1978 елда Гаптрахман Сәмигович белән гаилә коралар, 2 ноябрьдә никах, 5 ноябрьдә комсомол туйлары була. Аларны авыл клубында бөтен авыл белән котлыйлар. Яшь гаилә Чыты авылында яши башлый.

1979 елның 22 октябрендә аларның кызлары Гөлназ туа. 1980 елда Нурания Сәибсаттар кызын Чыты авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Бу вазифада ул 1985 елга кадәр эшли. 1984 елның 14 гыйнварында уллары Алмаз туа. 1986 елда Нурания ханым Бөгелмә бухгалтерлык мәктәбен тәмамлый һәм бухгалтер булып эшли башлый. Гаптрахман Сәмигович Казан авыл хуҗалыгы институтында укуын тәмамлый. Балалар үсә, ә авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә булмый. Шул ук елда Гаптрахман Сәмиговичны “Шигали” совхозына агроном итеп чакыралар. Башта йөреп эшли, ә аннары бөтен гаиләсе белән Иске Шигали авылына күченә. 1986 елдан 2018 елга кадәр алар икесе дә монда эшлиләр. Гаптрахман Сәмигович – баш агроном, Нурания Сәибсаттар кызы – башта автотранспорт буенча бухгалтер, аннары әйдәп баручы бухгалтер була. Агроном һөнәре җиңел түгел, Гаптрахман Сәмиговичка яраткан эшендә күп вакыт үткәрергә туры килә, шуңа күрә күрсәткечләр дә һәрвакыт югары була. Аның күп кенә грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Намуслы хезмәте өчен 2005 елда “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. 2012 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Гаптрахман Сәмигович хәзер дә яраткан эшеннән аерыла алмый, язгы-җәйге чорда Саба аграрийларына ярдәм итә.

Аларның кызы Гөлназ Казан педагогия училищесын кызыл диплом белән, аннары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, хәзер Питрәч икенче мәктәбе директорының башлангыч сыйныфлар буенча урынбасары булып эшли. Улы Алмаз да югары белем алган, ул Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе. Икесе дә матур гаиләләр корганнар. 2019 елда Хөсәеновлар гаиләсен (кызлары Гөлназ гаиләсе) Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк гаилә буларак Татарстан Республикасы Рәисе кабул итүенә чакырдылар. Әтиләре һәм әниләре аларның төп ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре. Ата-ана тырышлыгы, максатчанлыгы, таләпчәнлеге аларга тормышта ярдәм итә.

Галәветдиновларның гаилә учагы әле күп еллар балаларын һәм оныкларын җылытып, яктыртып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса