Питрәч районыннан җитештерүче: «Без Россиядә бердәнбер»
Аларның цехы Кощак авылында урнашкан
– Мондый кораллар, мөгаен, һәр төзелеш кибетендә бардыр. Без Россиядә аларны ясаучы бердәнбер җитештерүче, – дип белдерә җитештерүче Радик Насыйров. – Бу монтаж күбекләре өчен пистолет, ул ишекләрне, тәрәзәләрне урнаштырганда кулланыла. Без импортны тулысынча алыштыруга ирештек. Беркемне дә кабатларга теләмибез, ә уникаль булырга телибез. Продукциянең яңа төрләрен эшлибез, әмма нәрсәләр икәнен әлегә әйтми торабыз, – диде ул.
Аларның цехы Кощак авылында урнашкан, барлык эш шунда башкарыла моның өчен кирәкле җиһазлар бар. Товар бөтен ил буенча сатыла, ярты елга заказ билгеләнгән, ә 2018 елда комплектлау элементларыннан гына эшли башлаганнар. Биредә 23 кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы 55 мең сум тәшкил итә, 2023 елда инвестицияләр күләме 15 миллион сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа