Питрәч районыннан Камил Кәримов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбиляр белән аның туган авылы Шәле җирлегенә кергән ТатЦИК авылындагы йортында очраштык.
Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Камил Кәримов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
– Нигезне югалттык. Бу мин туган нигез түгел, анда башка кешеләр яши, – ди Камил абый. Шулай да ул бу урын Шәле авылындагы алар яшәгән Советлар урамының дәвамы дип сөенә.
Мәтрүшкәдән башлап, рәт булып тезелгән кедр агачларына кадәр үскән, бер генә буш урын да, бер генә чүп үләне дә булмаган бик матур бакчада сөйләшеп утырдык. Танылган язучы, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, җанына тынычлык тапкан бу урын, инде ул үскәндәге кебек су коенырлык җирләре булмаса да, әле дә шулай ук ямьле Мишә буйларында урнашкан. Эш кирәк дисәң, бакчага чык. Авыл булгач, авылча булсын, тавыклар да асрагыз, дип улы Рушан яңа гына кетәклек тә җиткереп куйган. 43 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Клара ханым һәрвакыт янәшәсендә. Ул аның иң зур таянычы, иң беренче ярдәмчесе. Оныклар “бабакай” дип үлеп тора, алар белән ул йә шахмат уйный, йә гармунында уйнап биетә.
– Минем хыялларым тормышка ашты. Ходай күп күрмәсен, – ди Камил абый. – Язучылык эшендә иң кирәкле сыйфат - үҗәтлек, – ди ул. Аллаһы Тәгалә аңа аны өеп биргән, өстәвенә колачлы фикер йөртү, җор теллелекне дә кызганмаган. Зур прозаик булып танылган, үзе язу гына түгел, башкаларның томтом романнарын редакцияләгән мөхәррир, миллион тиражлы “Чаян” журналында эшләгән, юмористик әсәрләре белән озак еллар эстрада сәхнәсен тоткан сатира остасының фикерләрен укучыларыбызга туры сөйләм итеп җиткерергә булдык.
– Әни 1916 елда туган, беркая да укымаган. Берзаман Шәледә олыларга белем бирергә уйлаганнар, шунда әз-мәз латинча язарга өйрәнгән. Кулны да латин хәрефләре белән куя торган иде җаныкаем. Миңа да уку мәсьәләсендә: “Улым, үзеңә кара инде,” гына диде. Нәрсә дип әйтсен инде ул, көн-төн эштән башка нәрсәне белмәгән, япаялгыз өч бала үстергән колхозчы хатын?! Сәламәтлеген сугышта калдырып кайткан әти мин туган елны ук үлгән. Днепрның бозлы суын кичкән һәм шуның өчен Дан ордены алган ул меңәрләгән кешенең берсе дә сау-сәламәт булып, озак гомер итмәгән инде. Һай, ул Днепрның суы бераз җылырак булса!
– Мәктәптә укыганда гел сәхнәдә булдым. Җиденче класстан бирле һәр концертта катнашам, шигырь, юмор сөйлим, җырлата да башладылар. Шуннан үзем дә ышанып киттем, җырлый беләм икән бит мин дип. Мәктәпне бетереп, аттестат алуга киттем Казанга, илтеп бирдем документларны консерваториянең вокал бүлегенә. Анда 26 кеше килгән, шуларның алтысы үтәчәк икән. Ахырына кадәр өч җырны җырлатып бетерделәр болар, тыңладылар. Аннары: “Менә, Кәримов, сине консерватория каршындагы музыка мәктәбенең 8 нче классына алабыз”, – диләр. “Мин бит унны бетереп килдем сезгә”, – дим. Пырхылдаштылар да: “Сезнең бит музыкаль грамотагыз юк, мәктәптә укыйсыз да, аннары турыдан-туры консерватория студенты буласыз”, – диләр. Мин Шәлегә кайтып, сигезенче класска укырга кердем дисәм, егылып көләрләр иде. Бу хыялны кырт кистем дә, киттем филологиягә. Татар теле бүлегенә керү өчен университетта да, пединститутта да беренче имтихан - рус теле. Шуннан өчле аласың да, төшеп каласың инде! Ике ел барып карадым мин анда. Аннары педына да, университетына да кул селтәп, абый белән су бораулаучы булып чыгып киттем. Ә күңелдә бар бит, укыйсы килә, язасы килә. Җиде ел су бораулаганнан соң кайттым Казанга, культура институтына. Ленинградтан килгән филиал иде бу, режиссура бүлеге. Әһә, мин әйтәм, мин моның нәрсә икәнен бераз чамалыйм. Балачактан сәхнәдә йөрдем бит. Башта авыр булды инде, чөнки бала-чагалар, укытучылары да миннән яшьрәк.
Институтны бетергәч, “Яшь ленинчы” газетасына эшкә алдылар, аннары “Идел” альманахында баш мөхәррир булдым, җиде ел Язучылар берлегендә пропаганда бүлегендә эшләдем. Аннан ике телле, миллион тиражлы “Чаян” журналына алдылар, 12 ел җаваплы секретарь булып эшләдем анда. Романнар язам бит, җитди әсәрләр, күңел “Казан утлары”на тарта. Равил Фәйзуллин чакырып алды, анда 21 ел эшләдем, 72 яшькә хәтле. Рөстәм Галиуллин: “Әйбәт эшли идек бит әле”, – ди. “Рөстәм, син миңа, Камил абый, булды, син кит инде, дип әйтмәссең инде ул, үзем белеп китәм”, дидем. Вакытында китә белергә дә кирәк.
– Нәселдә язучылар бар иде, нишләп булмасын! Әби хәллерәк нәселдән булган минем, гомер буе май язган, әни, безгә оекбаш җиткерәм дип, гел йон язды. Мин район газетасына шигырь язудан башладым... Әни өч баланы берьялгызы үстерде. Әтисез булгач, йорт-җиребез дә әллә ни түгел, өс-баш белән дә мактанырлык чама юк. Ә көрәя төшкәч, борынга кызлар исе дә керә башлагач, үзеңне күрсәтәсе килә. Әллә нинди матур кызлар бар бит ул! Ничек аларның игътибарын үзеңә тартырга? Шигырь язарга кирәк! Башта мәктәптә стена газетасына, аннары район газетасына яза башладым. Мин инде, әлбәттә, татарча язам, шулай да бермәлне хәтта Аненково авылыннан рус кызлары да хат юллый башлады миңа. Акрынлап бу мавыгу һөнәргә әверелде. Бер яза башлагач, туктарга ярамый ул, бары тик алга омтылырга, камилләшергә, үсәргә генә кирәк.
– Студент чак. Килеп кердем ашханәгә, утыра бер кыз, капкара озын толымнары. Озын чәчле кызларны яратам мин. Мин аңа тартылган саен, ул миннән кача. Ничек караттым икән? Мин мескен түгел идем. Көндез укыйм, кич эшлим. Егетләрчә горур йөрим, кызлар бүлмәсенә гел күчтәнәч белән керәм. Клара да әкренләп елмаеп карый башлады. Бергә укыдык, гел саклап йөрдем үзен, беркемне якын китермәдем. Студотрядта Молдавиягә дә бергә бардык. Укып бетергәнен көттем дә, ЗАГСка киттек. Туган ягы Әгерҗегә кайттык. Мин Кларадан 8 яшькә олырак. Әнисе әйтә: “Кызым, яшьрәк егетләр дә бардыр инде ул”, – ди. Шунда Клара: “Йә киявегез шушы кеше була, йә беркем дә булмый”, – дип кырт кисте.
– Казан мине гафу итсен. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине язучы итте, Тукай премиясе лауреаты итте, китапларым шунда чыкты, алты роман, дүрт повесть, хикәяләр, юморескалар, сатира әсәрләре язылды, Казанның сәхнәләре дә мине үз итте. Гаиләм шушында туды. Шулай да хыялым Шәле иде. Элекке район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин: “Камил, кайт, йорт сал Шәледә”, – диде. Улым Рушанга рәхмәт. Ул да авылны яратты. Аның тырышлыгы белән, җир алып, салынды бу йорт. Мондагы рәхәтлек! Туган җир бит. Әти кабере монда... Казан якынлаша инде ул һаман, шулай да Мишәнең бу ягына чыкмас әле.
– Хәзер бер роман язып ятам, төнлә уянып та язгалыйм. СССР язучылар союзына кабул ителде дип, Сергей Михалков кул куеп җибәргән приказга да инде 42 ел булган. Шул дәвер эчендә кемнәр белән генә эшләмәгәнмен дә, кемнәр белән генә аралашмаган. Бу Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин исәнсау чаклар. Тулы бер эпоха. Нинди генә очрашулар, чыгышлар булмаган. Шушы иҗат юлында мин тулы бер мәктәп үткән, боларны язмыйча калдырырга һич ярамый. Кот алынып тора инде, бик җаваплы эш. Аз гына дөрес әйтмәсәң дә фальш килеп чыгарга мөмкин. Кайбер моментларны турыдан-туры әйтеп бетерергә дә ярамый бит әле, шуңа күрә дә әсәргә юмор кирәк, сатира кирәк. Фактлар, детальләр, даталар теркәлеп барган биш көндәлегем бар, шулар белән эшлим.
– Бакчамда иң кадерле нәрсә – мәтрүшкә. Кечкенә чакта чыгып китәбез шулай җиләккә. Шунда бер генә мәтрүшкә тапсак та, и-и сөенәбез. Кайткач, әни бер чиләк каен җиләген читкә этәреп куя да, мәтрүшкәне алып чәй пешерә... Икенчесе – бәрәңге. “Шәле бәрәңгесе” минем иң беренче юморескаларымның берсе. Базарда “Шалинская картошка” дисәң, аны сәгать эчендә алып бетерәләр, ә күрше авыл апалары, бәрәңгеләрен сата алмыйча, икенче көнгә кунарга калалар иде.
Фикерләр
- Язучы булырга хыялланасың икән, син Казанга барырга, шунда үсәргә тиеш. Казанның мәктәбе бар, анда әдәбият базары, син анда ярыша-ярыша язасың, шулай итеп үсәсең.
- Бер юморны ике тапкыр тыңлап булмый. Мин бер авылда ике тапкыр бер үк нәрсәне сөйләсәм, “Камил Кәримов беткән икән” диячәкләр. Ә әдәби әсәр искерми. Ул ышанычлырак.
- Редакторсыз бер генә кулъязманы да бастырып чыгарып булмый. Бу дөньяви практика. Миңа Ходай җиңеллек бирде, бик дәрәҗәле, исемле авторлар белән зур-зур романнар редакцияләп чыктык. Аңа бит менә бу җирен болай итеп төзәтергә кирәк, дип исбат итәргә кирәк. Үземнең романнарны редактор, җаваплы секретарь укып чыга иде. Аларга минем белән җиңелрәк булды: мин бит күп язмыйм: өч-дүрт елга бер роман, аннары “Әй, бу Камил Кәримов безне төзәткән була, үзенең менә бу җирдә хатасы киткән”, дип әйтерлек булмасын дип үземә һәрвакыт бик таләпчән булдым.
- Быел Язучылар союзының съезды булды. Анда 301 делегат иде, шуларның өчтән ике өлеше хатын-кыз. Элегрәк эшләгәндә 172 язучы арасында 14 хатын-кыз бар иде. Хәзер әдәбият хатын-кыз кулына күчте. Әдәбият – тәрбиянең төп механизмы. Аның аша теләсә нинди идеологияне кертергә була. Баланы әни тәрбияли. Ир-ат ул сугып та җибәрергә, сүгенеп тә куярга мөмкин. Хатын-кыз сабыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа