Питрәч районыннан Казрятовларның хәрби династиясе тарихы
Бүген совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көн искә алына
Әлбәден авылында туган подполковник Василий Казрятов Әфганстан утларын кичкән. Аның бабасы патша армиясендә хезмәт иткән, әтисе 1941 елда Мәскәүне яклап, Тула янында аяксыз калган. Улы һәм оныгы – бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар.
15 февральдә илебез үз тарихында иң мөһим көннәрнең берсен – совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көнне искә ала. Питрәч районы ветераны Василий Казрятов өчен бу дата – гаилә елъязмасының бер өлеше. Аларның нәселендә Ватанга хезмәт итү һәм аның мәнфәгатьләрен яклау буыннан-буынга күчә.

Әфганстан тауларында. Василий Казрятов (сулдан икенче) һәм аның җитәкчелегендәге взвод командирлары.
Капитан Казрятов Әфганстанга беренчеләр сафында – 1980 елның гыйнварында җибәрелә. 762 нче аерым ремонт-торгызу батальонының ремонт ротасы командиры буларак, ул югары класслы белгеч була. Аның сугышы бәрелешләрдән түгел, ә чүл уртасында катлаулы җитештерүне җайга салудан башлана.

Әфганстан.
– Безнең бурыч – “Зил131”, “Урал” базасында хәрби техниканы ремонтлау иде. Моның өчен эш процессын оештырырга, җайга салырга кирәк булды, – дип искә ала ветеран. – Палаткаларда эш конвейер ысулы белән барды: агрегатны тулысынча сүтә идек. Аннары юу, дефектовка, җыю, двигательгә тулысынча капремонт ясау.
Әмма станоклар эшли башлаганчы, солдатлар кулына көрәк алырга мәҗбүр була. Чит һәм дошман дөньясында иң беренче бурыч булып исән калу тора. Баграмдагы ремонт базасы периметры буенча траншея казып, койма урнаштырып, аны чын крепостька әйләндерәләр.
– Почмакларга артиллерия орудиеләре, иске БТРлар, танк куйдык, – дип сөйли Василий Казрятов. – Безнең тыл буенча командир урынбасары Венгрия һәм Чехословакия вакыйгаларын узган кеше иде, лагерьны ничек сакларга кирәклеген үз тәҗрибәсеннән белә иде. Периметр читендәге җирлекне яктырта идек, бу дошманны вакытында күрергә мөмкинлек бирде. Һөҗүмнәр еш булды. Әмма бер генә солдатыбыз да зыян күрмәде.
Бу ил аны үзенең борынгы кырыслыгы белән таң калдыра.
– Кышлакларны почмакларында манаралары булган балчык коймалар уратып алган. Өйләрдә тәрәзә пыяласы урынына – үгез карыны, – ди Казрятов. – Халык надан иде.
Әмма нәкъ менә шушы “урта гасырларда” совет солдатлары һәм офицерлары уйлап эш итәргә һәм тапкырлык үрнәкләре күрсәтергә мөмкин була.
Василий Казрятов 1951 елда Әлбәдән авылында гаиләдә алтынчы бала булып туа. Сугыштан соңгы авыл тормышы – ул кечкенәдән үк хезмәт дигән сүз.

Әфганстан. В.Казрятов сулдан.
– Безгә көч җыяр өчен спорт кирәк түгел иде, авылда эшләп үстек. Утын, печән әзерләү – барысы да кул белән. Мал асрадык, бакча тоттык, – дип сөйли ул. – Колхозда эшләдек – бәрәңге, борчак җыйдык.
Аның әтисе, Григорий Иванович, сугыш инвалиды буларак, аның өчен батырлык үрнәге булып тора.
– Әтием армиядә срочный хезмәт үтмәгән. Аны 1941 елда сугышка чакыралар. Ул Мәскәүне саклый, Тула янындагы көрәштә аяксыз кала, – дип искә ала Казрятов. – Ул 1941 елның 7 ноябрендәге тарихи парадта катнашкан булган. Мин моны соңрак аңладым. Әтием аларны метро станциясендә юындырып, яңа киемнәр кидереп, Кызыл мәйдан буйлап үткәрүләре турында сөйли иде.
Хәрби юлны сайлау аның тамырларында да, характерында да салынган була. 1973 елда Чиләбе югары хәрби автомобиль команда-инженер училищесын тәмамлагач, яшь лейтенант Казрятов хезмәт итү өчен Польшага, понтон-күпер батальонына юл тота.
Героик фасад артында кырыс хакыйкать яшеренгән. Василий Григорьевич ул вакытта сөйләргә ярамаган нәрсәләрне искә төшерә. Сугышчыларның төп дошманы еш кына дошманнар түгел, ә начар тәэмин итү аркасында килеп чыккан чирләр була.
– Шәхси составның бер өлешен чирләр аркасында югалттык. Начар тукланудан организм хәлсезләнә иде, – дип ачынып сөйли ветеран.
1981 елның октябрендә капитан Казрятов Союзга кайта. Сугышчан казанышлары өчен ул III дәрәҗә “СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены белән бүләкләнә.

Монголиядәге өйрәнүләрдә. В.Казрятов – сулдан икенче.
Бүген гаилә тарихы яңа борылыш ясый. Василий Григорьевичның оныгы – Илья Казрятов Украинага кадәр Чечняда һәм Сириядә хезмәт иткән. Ул СВОга беренчеләр сафында китә. 2022 елның 12 мартында Гостомель янында аның миномет расчеты “Град” уты астында кала.

Монголиядәге өйрәнүләрдә. Сулда - В.Казрятов.
– Аны бер ел дәваладылар. Комиссовать иттеләр, – ди бабасы. – Яралануга карамастан, Илья сынмаган. Ул өйләнгән, йорт сатып алган, кызын үстерә. Күкрәгендә Сирия өчен – “Сугышчан бурычларны үтәгән өчен”, ә Украина өчен – Георгий Жуков медальләре балкый.
Василий Григорьевичның өлкән улы Ринат СВО башланганда инде пенсиядә була. Ул үз теләге белән китә. “Алга” батальонына эләгергә теләгән, әмма аны Самарага 15 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасына җибәрәләр.
– Рапорт язды да китте. Улы өчен үч алырга теләде, патриотик хисләре дә көчле иде, – дип сөйли Василий Григорьевич. – Өстәвенә, ул балачак елларыннан Көнбатыш Украинаны белә.
Ринат Васильевич Сватово янында алгы сызыкта була. Берничә тапкыр яралана, госпитальләр аша үтә, әмма хезмәтен дәвам итә. Казрятовлар өчен бурыч – буш сүз түгел.

Подполковниклар Василий Казрятов һәм Илдус Сафин Шәле урта мәктәбендә.
Кече улы хәрби династияне югары дәрәҗәдә дәвам итә. Суворов училищесын, хәрби академияне һәм Генштаб академиясен тәмамлый.
Василий Казрятов улларына һәм оныгына карап авыр һәм каршылыклы Әфган сугышының юкка булмавын аңлый. Бу – аның гаиләсе һәрвакыт үз илен саклап килгән озын юлның бер өлеше. Мәскәү оборонасыннан башлап, Әфган тарлавыкларына һәм Донбасс басуларына кадәр – Казрятовлар династиясе хәрби антка тугры кала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia