Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан махсус хәрби операция ветераны: «Үз үрнәгем белән битараф булырга ярамавын күрсәтәм»

Демобилизациядән соң ул бернинди кыенлыкларсыз үзенең коткаручы һөнәренә әйләнеп кайта

Фото язма героеның шәхси архивыннан

Махсус операциядә хезмәт итү аның тормышында онытылмас эз калдырса да, СВО ветераны Кирилл Дмитриев өчен ул тормышны икегә бүлә торган чик түгел. Демобилизациядән соң ул бернинди кыенлыкларсыз үзенең коткаручы һөнәренә әйләнеп кайта. Аның өчен бу эш кенә түгел, ә бурыч, күңел халәте һәм әйләнәтирәдәгеләргә дөньяда ярдәмгә килергә әзер кешеләр барлыгын күрсәтү ысулы.

Кириллның карьерасы 2010 елда эзләү-коткару отрядында башлана. 2013 елда ук ул авариякоткару формированиесе командиры, ә соңрак Биектау районы буенча Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең участок башлыгы була. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү белән җитәкчелек итеп кенә калмый, өйрәнүләр дә үткәрә, персоналны өйрәтә һәм балалар белән эшли, аларга янгын куркынычсызлыгы турында белемнәр бирә.

– Тормыш өчен мөһим булган күп кенә һөнәрләр үсеп килүче буын өчен кызыксызга әйләнде. Әмма мин моны үзгәртергә кирәк дип саныйм. Без полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүче, коткаручы, табиб яки укытучы булуның мөһим һәм мактаулы булуын күрсәтергә тиеш, – дип саный Кирилл Николаевич.

Ул үзе мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр үткәрә. Шушы көннәрдә Питрәчтә “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм хәтта янгын сүндерүче формасын киеп тә карадылар. Кунак шунда ук балаларның ышанычын яулады, һәм аларга гадәттән тыш хәл очрагында кая шалтыратырга һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар тормыштан мисаллар да искә төшерделәр: әтисе розеткада зарядка калдыра, ә әнисенең плитәдә кичке ашы көяргә мөмкин.

– Балалар белән элемтә урнаштыру аерым әһәмияткә ия, – дип ассызыклады коткаручы. – Читтән караганда барысы да гади кебек тоела, ләкин бу алай түгел. Бала кинәт кенә аның каршына килеп чыккан таныш булмаган кешедән куркып калырга мөмкин. Мәсәлән, бервакыт, командировкадан кайтканда, мин Әлмәт районында авылда мунча янганын күрдем. Ут өйгә күчәргә мөмкин иде, әниләре балаларын өйдән алып чыккан вакыт иде. Ул миннән кызын алып китүемне үтенде. Мин аны янгыннан саклау өчен утка аркам белән бастым да, таныша башладым. Ул миңа конфет сузгач, мин контактның җайга салынганын аңладым һәм аны куркынычсыз урынга алып киттем. Соңыннан янгынны сүндерү белән шөгыльләнә башладым.

Күпчелек кешеләрнеке кебек үк, аның да үз куркуы бар – ул үзенең биеклектән куркуын таный. Ләкин баланы коткару өчен ул аны җиңгән, бау буенча сигезенче каттан җиденче катка төшкән, анда бала очраклы рәвештә бикләнеп калган була.

СВОда аны балалар белән бәйләүче җеп – аларның күңелләргә үтеп керерлек итеп язган хатлары. Ул хат җибәрүчеләргә видеомөрәҗәгать аша җавап биргән.

– Баланың нәни куллары белән эчкерсез хисләрен һәм фикерләрен кәгазьгә язуы бик кадерле нәрсә, – ди ул.

Шундый язышулар буенча Сильвия исемле кыз белән аралашкан, ул хатлар язып кына калмый, ә әнисенә челтәр үрергә дә ярдәм итә. Хәрби хезмәткәр аңа шеврон җибәргән, ә кайтканнан соң аның мәктәбенә килгән һәм “Своих не бросаем 116” волонтерлык хәрәкәтеннән медаль тапшырган. Фикердәшләре белән бергә ул алгы сызыкка гуманитар йөкләр: генераторлар, квадрокоптерлар, көнкүреш әйберләре җибәрә.

– Сильвия кайбер олыларга караганда күбрәк эшли. Аның үрнәгендә яшьтәшләрен тәрбияләргә кирәк тә инде, – дип ышана Кирилл Николаевич. – Безнең картлыгыбыз хәзер аларны ничек үстерүебезгә бәйле. “Хәзер менә яшьләр нинди...” – дип зарланган вакытта, “бу безнең яшьләр, шундый итеп аларны без тәрбияләдек?" - дип уйларга кирәк. Димәк, нәрсәнедер күрмәгәннәр, һәм моны төзәтергә кирәк.

СВОда Дмитриев ел ярым хезмәт итә, элемтә башлыгы вазифасын башкара. Ул контактлы сугышларда катнашмаса да, дроннар еш кына аларның позицияләренә һөҗүм иткән, һәм сугышчылар җәрәхәтләр алган. Ул хезмәттәшләрен беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә, моны Казанда ук, алгы сызыкка китәр алдыннан эшли башлый.

«СВО ярдәмендә кешеләр берләштеләр. Мин моны гуманитар ярдәм алган позицияләрдә дә сизә идем: Безне хәтерләүләре һәм кайгыртуларын тою бик күңелле иде. Монда волонтерлык хәрәкәтләренең ничек барлыкка килүе һәм үсүе сөендерә. Моның өчен зур рәхмәт!»

2024 елда демобилизацияләнеп, Кирилл үзенең коткаручы вазыйфаларына әйләнеп кайта. Ул тирә-юньдәге кешеләрнең ярдәмчелрәк булуларын билгеләп үтте, һәм ул моңа бик куана.

– Минем эшем куркыныч, ләкин бу минем тормыш эшем. Коткаручы булып эшли башлагач та, минем максатым кешеләргә әйләнә-тирәдә чит кеше бәласенә битараф булмаган яхшы кешеләр барлыгын күрсәтү иде. Мәсәлән, урамда җирдә кеше ята. Узып баручылар аның яныннан “бер эчкечедер” дип узып китәләр. Әйе, кешегә нәрсә булганын ачыклап торганчы, аның яныннан узып китү җиңел бит, хәтта ул чыннан да эчкече булса да. Мин үз үрнәгем белән битараф булырга ярамавын күрсәтәм. Без хакимиятне, дәүләтне сүгәргә күнеккәнбез, ә үзеңнән башласаң, әйләнәтирәдә барысы да күпкә яхшырак булачак.


Бүләкләре

“Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга” күкрәк билгесе

“Коткару эшен пропагандалаган өчен” медале

“Коткару хакына бердәмлек өчен” медале

Икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале


Белешмә өчен

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына комплекслы ярдәм итүне Питрәч районындагы “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Физалия Никитина тәэмин итә.

– Алгы сызыктан кайтканнан бирле Физалия Фәезхановна миңа бик зур ярдәм күрсәтә. Минем барлык сорауларыма төгәл, тиз һәм оператив җавап бирә. Күптән түгел ул “Батырлар” һәм “Наставник” проектлары турында җентекләп сөйләде. Әгәр берәр нәрсә кирәк икән, мин аңа һәрвакыт шалтырата һәм ярдәмгә өметләнә алам. Ул чыннан да үз эшен дөрес башкара, һәм мондый игътибар күрсәтүләре куандыра, – дип уртаклашты Кирилл Дмитриев.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса