Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан махсус хәрби операция зонасына ике мотоцикл җибәрделәр

Барлыгы 20 тонна гуманитар ярдәм җыелды

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәч районыннан СВО зонасына җибәрү өчен 20 тонна гуманитар ярдәм җыелды. Әлеге киң колачлы акциядә волонтерлар, районның төрле учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Зур хезмәт коллективлары берничә тартма алып килде. Инициативаны балалар да актив хуплады.

Кощак мәктәбе укучылары тартмага “2б сыйныфыннан солдатка посылка” дип язып куйган. Татар Тау Иле мәктәбе “Тиз әзерләнә торган токмач” дип язган. Керәшен Сәрдәсе җирлегеннән килгән тартмага эчке кием, шулай ук шәхси гигиена чаралары тутырылган. Комплекслы спорт мәктәбе перчаткалардан алып солы печеньесына кадәр торган җыелмалар әзерләгән. Газета редакциясе оекбаш һәм перчаткалар, кайнатмалар һәм тозланган әйберләр салынган зур контейнер китерде. Яңа ел бүләге язмабызның герое Нурсилгә адресланган.

Бәйрәм алдыннан питрәчлеләр хәрбиләрдә яңа ел кәефе тудыру турында да кайгыртты. “Мандариннар”, “Яңа ел посылкасы” дигән язулар шул турыда сөйли. Традиция буенча гуманитар йөккә окоп шәмнәре, 72 данә маскировка челтәрләре кергән.

Ике мотоцикл аеруча кирәкле. Шуларның берсе – районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләреннән, алар аны сатып алу өчен 140 мең сумга якын акча җыйганнар. Табиблар әйтүенчә, бу өряңа мотоциклда безнең сугышчылар ашамлык, медикаментлар һәм су ташый алачак. Алардан шулай ук җылы әйберләр һәм татлы күчтәнәчләр килде. Икенче мотоцикл – шәхси эшмәкәр Гөлшат Габдуллинадан.

Шулай ук иганәчелек ярдәмен Руслан Кантемиров (“Тимер-Т” ҖЧҖ), Иван Денисов (“Канмет” ҖЧҖ), Газинур Әхмәтов (“Ак Таш” ҖЧҖ), Альберт Фәхретдинов (“Кулон” ЯАҖ), Хәмит Хәкимов (“Колос” ҖЧҖ), Олег Кострица (“ГК Аванти” ҖЧҖ) күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса