Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан мобилизацияләнгән ир-атның тормышы турында сөйлибез

Бүлек командиры һәм взвод командиры урынбасары булып хезмәт иткән сержант Александр Владимиров ярты ел элек 35 яшендә һәлак булган. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашучының тол хатыны Елена Владимирова үз гомере бәрабәренә хезмәттәше гомерен саклап калган ире белән горурлана.

Александр һәм Елена уртак дуслары компаниясендә таныша, беренче очрашудан ярты ел вакыт узгач өйләнешәләр. Мобилизациягә кадәр ире үзмәшгуль була, металл конструкцияләр җыю белән шөгыльләнә. Ир белән хатын ике кыз үстерәләр, хәзер аларның олысы Маргаритага алты яшь, кечеләре Софиягә өч яшь. Кызлар бер көнне туган. Әтиләре балаларын бик яраткан. Үләсен алдан сизгәндәй, шул көнне хатыны белән видеоэлемтә аша аралашканнар һәм ул беренче эш итеп кызларын күрсәтүен сораган. Алар бу вакытта урамда рәхәтләнеп уйнап йөргәннәр, килеп телефоннан әтиләре белән исәнләшәләр дә, чабып китәләр. Әтиләре аларны күрергә дә өлгерми кала.

– Ирем башка иптәшләре белән задание үтәргә барырга җыена иде, – дип искә ала соңгы сөйләшүне искә алып Елена. – Алар дүртәү булалар. Аның йөзеннән үк барысы да бик җитди булуын аңладым. Чөнки моңа кадәр алар оборона позициясендә иделәр, ә монда, күрәсең, штурмга барганнар. Алар бер-берсеннән ун метр ераклыкта хәрәкәт иткәннәр. Ирем иптәше белән урыннарын алмашынган, үзенең беренче булып барачагын әйткән. Алар засадага эләккәннәр. Нәтиҗәдә, ул һәлак булган, иптәшләре исән. Алда барган кешене шундый язмыш көткән. Саша моны аңлаган, ләкин аңа куркыныч янавын белеп, иптәше урынына баскан, – дип саный ул.

Сентябрьдә тол хатынга иренең Батырлык ордены тапшырыла, ул хәзер гаилә реликвиясе һәм Александр Владимировның үз Ватанының Герое булуын искә төшерә.

– Орден буыннан-буынга тапшырылыр дип өметләнәм. Балалар һәм оныклар туган илнең нәрсә икәнен, аның өчен халыкны яклап һәлак булуларын белсеннәр. Үсеп килүче буында патриотизм хисе тәрбияләү бик мөһим, бигрәк тә безнең көннәрдә. Ирем, аның гаиләсе – үз иленең патриотлары. Иремнең олы абыйсы бүген хәрби операция зонасында хезмәт итә, – дип билгеләп үтә ул.

Гаилә Колай авылында Еленаның әтисе белән яңа йортта яши, аңа шулай ук мәрхүм иренең апасы ярдәм итә. Хатын өйдә барысын да ире ремонтлавын, төзәтүен билгеләп үтте. Шуңа күрә башта барысын да вактөяккә кадәр үзеңә эшләргә туры киләчәген аңлавы авыр булды, ди.

Мобилизацияләнгәннәрнең, бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләренә никадәр авыр булуын аңлап, район башлыгы Илһам Кашапов аларга нинди ярдәм кирәклеген белер өчен аларга үзе бара. Ул Владимировларга да барды, хуҗабикәгә мебель кибетенә акчалата сертификат, шулай ук янгын хәбәргече тапшырды.

– Ярдәм бик кирәк. Ярдәмне сизгәндә, килеп туган хәлгә башкачарак карыйсың. Ялгыз булмавыңны аңлагач, бераз җиңелрәк булып китә, – диде тол хатын.

Иске йортны сүтеп, язын бакча өчен участок ясарга кирәклеген әйтте. Бергәләп территорияне карадылар. “Ирсез калдым, кулсыз калдым”, ди ул. Иренең бүтән беркайчан да кире кайтмаячагына ул әле һаман ышана алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса