Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан пенсионерны 500 мең сумга алдаганнар

Прокуратура 26 яшьлек казанлыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ир-ат ике җинаять эпизодында гаепле дип табылган. Мошенник социаль челтәр аша билгесез кеше белән җинаятьчел килешү төзегән. Алар үз корбаннарыннан бәлагә эләккән туганнарына ярдәм итү сылтавы белән акча үзләштерергә килешәләр. Һәрберсенең үз роле була.

Билгесез кеше Кощак авылында яшәүче 86 яшьлек хатын-кызга стационар телефонга шалтыраткан. Явыз ниятле кеше үзен хокук саклау органы вәкиле итеп таныштыра. Аңа кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында, анда кеше зыян күрүе, нәкъ менә аның кызының авариядә гаепле булуы турында хәбәр итә. Кызын җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен, ул бар булган акчасын җыеп, аны коллегасына тапшыруны таләп итә. Зыян күрүче ризалаша һәм 500 мең сум әзерли. Монда гаепләнүченең үз ролен башкару чираты җитә. Ул ярдәмчесеннән зыян күрүченең яшәү адресын ала һәм арендага алынган автомобильдә аның янына бара, акчаны ала һәм Казандагы банкоматлар аша аларны билгесез кеше күрсәткән банк карталары счетларына күчерә. Шул ук вакытта башкарган эше өчен 10 мең сум акчаны үзенә калдыра.

Шул ук схема буенча Тәтеш шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек хатын-кызны алдаганнар. Бу очракта оныгының бәлагә эләгүе турында әйтәләр. Зыян күрүче бер миллион сум акчаны сумкага салып биргән.

– Якларның фикерләрен тыңлап, суд гаепләнүчене ике җинаять кылуда гаепле дип таба һәм аны 2 ел 6 айга мәҗбүри эшләргә хөкем итә, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотыла. Гаепләнүченең җинаятьләр кылу барышында кулланган кәрәзле телефоны суд карары белән конфискацияләнде, – дип ассызыклады район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса