Питрәч районыннан СВОда катнашучының әнисе: «Уем белән гел аның янында»
Елена Шиһабетдинова улы өчен борчыла, шул ук вакытта аның белән горурлана да
Балалар үскәч, ата-ана канаты астыннан чыгып, үз тормышларын коралар. Әмма ана өчен бала һәрчак бала булып кала һәм аның уеннан чыкмый. Руслан кечкенә чагында тезе яраланганда да, әнисенә, барысы да яхшы, борчылма, дип кенә әйтә торган була. Хәзер, СВО зонасында еракта булганда да, ул аны һаман да шул ук сүзләр белән юата һәм беркайчан да зарланмый.

2021 ел. Елена Шиһабетдинова уллары Руслан (сулда) һәм Нияз (уңда) белән үзенең 50 яшьлек юбилее көнендә. / Фото гаилә архивыннан
Руслан гадел, курку белмәс, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, чын дус һәм гаиләсен бик ярата. Әти-әнисе анда бу сыйфатларны балачагыннан ук сизгән. Шуңа күрә, ул югары сыйныфларда укыганда, гаилә бертавыштан олы улларын Казан югары команда танк училищесына укырга кертергә карар кыла. Почетлы каравыл ротасын сайлыйлар.
– Моңарчы гаиләдә минем яктан да, ирем ягыннан да хәрбиләр юк иде. Ул вакытлар тыныч, тотрыклы иде. Офицер исемен йөртү – зур дәрәҗә, әмма җаваплылык та, әлбәттә. Без боларның барысын да аңлый идек һәм улыбызның бу миссияне лаеклы башкарачагын белә идек, – ди Елена Николаевна.
Улының курсант тормышыннан аеруча присяга кабул иткән вакыты истә калган. Русланның дуслары күп була. Ялга кайтканда һәрвакыт үзе белән берәр дустын кунакка алып кайткан, аларның да өй җылысын тоюларын теләгән. Чөнки күпләр Казаннан еракта яши һәм әтиәниләре янына еш кайтып йөри алмаган. Ул һәрчак аларга ярдәм итәргә тырыша.
Училищены тәмамлагач, Руслан юллама буенча Ерак Көнчыгышка эләгә, анда хатыны Евгения белән китә. Анда ул Кытай чигендә Еврей автоном округының хәрби частенда лейтенант булып хезмәт итә башлый. Соңрак гаилә Белогорскка күченә, анда Руслан хәрби эшен дәвам итә.
– Улым ерак булса да, минем аның өчен күңелем тыныч булды, чөнки аның янында яратучы, кайгыртучан хатыны бар. Аның хатыны – декабристка кебек, һәрвакыт аның белән. Авыр вакытта ул аның ныклы таянычы. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул сугышчан (махсус) бурычларын үтәгәндә, безгә берни дә әйтмәде, бары тик хатынына гына сөйләде. Без очраклы гына белдек. Шул рәвешле Руслан безне борчулардан сакларга теләде. Хатыны безгә аның командировкада икәнен әйтте. Улым әйтергә кушмагач, барысын да әйтеп бетермәде. Аның янында ышанычлы кеше, – диде килене турында каенанасы.
Русланның СВОда икәнен, әлбәттә, килене дә яшереп кала алмый, чөнки бу вакыйга бөтен илне дулкынландырды.
Подполковник Шиһабетдинов өлешчә мобилизациягә ярты ел кала инде алгы сызыкта була һәм хәзерге көндә дә хәрби бурычларын үти.
– Аның һәрчак барысы да яхшы, ул безнең тыныч йоклавыбызны гына тели, – диде елмаеп Елена Николаевна. – Аңа гел язасы, шалтыратасы килә. Бер язам да түземлек белән көтәм. Яки телеграмга керәм: “Интернетта күптән түгел генә булган” дигән язу күренсә, миңа шул да җитә. Димәк, барысы да тәртиптә. Туган көндә, 8 Мартта – ул, һичшиксез, котлый. “Әни, мин сине бик яратам”, – ди. Элемтә булганда шалтырата. Менә шимбә көнне иртәнге биштә сөйләштек. Минем телефон һәрвакыт янымда, тавышы һәрвакыт ачылган. Өч көн элемтәгә чыкмаска мөмкин. Шалтыратудан алып шалтыратуга кадәр шулай яшибез, йөрәк яна, – ди ул.
Русланның ике улы бар. Ратмирга 12 яшь. Ул әтисенең СВОда булуын аңлый. Аны ярата, көтә, хат яза. Очучы булырга хыяллана. Ә Реналь әтисе СВОда булганда туган. Аны шушы сөенечле вакыйга уңаеннан гаиләсе белән бергә булсын өчен 10 көнгә ялга җибәрәләр. Хатыны ике ел Питрәчтә каенана-каенатасы янында яшәгән, ике кечкенә бала белән ялгызы гына җиңел булмас иде. Шуңа күрә Руслан бу вакытта үзе туыпүскән авылына ике атналык ялга кайткан.
– Бездә гаилә традициясе: Руслан өйдә булганда, без барыбыз да бер зур өстәл артында җыелабыз. Бу инде закон кебек, – дип уртаклаша Елена Николаевна. – Бөтенебез җыелып беткәнне көтәбез. Без балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән барлыгы тугыз кеше. Мин һәрвакыт татар халкының яраткан милли ризыгы – бәлеш пешерәм. Улларым янымда булган вакыт иң күңелле мизгелләр. Мин аларга сокланам һәм минем шундый баһадирдай улларым булуы белән горурланам. Ирем, теләсә кайсы ата кеше кебек үк, үзенең малайлары белән горурлана. Ул алар өчен әти генә түгел, дус та, киңәшче дә. Аларны чын ирләр итеп тәрбияләргә тырышты. Армиядән алып калу турында сүз бөтенләй булмады. “Мин армиядә хезмәт иттем, сез дә хезмәт итәрсез”, – диде ул аларга. “Герой әтисе” фотокүргәзмәсендә бик теләп катнашты, – дип сөйли Елена Николаевна.
Руслан Шиһабетдинов күп кенә дәүләт медальләре белән бүләкләнгән, аларның иң әһәмиятлеләре – “Ватан алдындагы казанышлары өчен”, “Хәрби батырлык өчен”, Суворов һәм Жуков медальләре. Бу бүләкләр гаиләнең генә түгел, барлык питрәчлеләрнең дә горурлыгы.
Елена Шиһабетдинова менә 20 ел инде “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире, әмма аның бу учреждение белән элемтәсе күпкә иртәрәк – 1970 елларда ук башланган. Ул әлеге балалар бакчасына йөргән. Аның әтисе Николай Борисович – механик, әнисе Мария Леонидовна – сатучы була. Мәктәпне тәмамлагач, ул фармацевтика училищесына укырга керә, аннары Осиноводагы “Аленушка” балалар бакчасына урнаша. Параллель рәвештә Казан педагогика институтында укый. Аның профессиональ сыйфатларын бик тиз бәялиләр, һәм тиздән ул мөдир була. “Аленушка”да 13 ел эшли. Шул ук бакчага аның балалары да йөргән.
Руслан энесе тугач аңа Нияз исемен үзе сайлый. Аның бу тәкъдимен барысы да хуплый. Малайлар балачактан ук аерылгысыз булганнар, олысы һәрвакыт кечесе турында кайгырткан. Аларның яшь аермасы – алты ел.
– Малайлар малайлар инде. Алар балачактан ук дус, бердәм. Аларның кызыксынулары, тормышка карашлары да бер төрле иде. Икесе дә хоккей, балык тоту белән шөгыльләнделәр. Ул вакытта боз сарае юк иде, хоккей тартмасында уйнадылар, – дип искә ала әниләре.
Елена ире Гыйльман Гыймранович белән Питрәчтә, ул Алексеевск районыннан сеңлесе янына килгәндә, таныша. Ул кошчылык фабрикасына урнаша, һәм аларның уртак тормышы башлана, алар инде 35 елдан артык бергә. Аларның өч оныгы бар. Кече улы Нияз да өйләнгән, аның кызы Алия үсә. Нияз инженер булып эшли.
Елена Шиһабетдинова үз коллективын икенче гаиләсе дип атый, алар шулкадәр якын.
– Без бик дус һәм бердәм. Безнең коллективта, нигездә, хатын-кызлар, без берберебезне ярты сүздән аңлыйбыз. Балаларның шат елмаюлары безнең өчен бәхет. Иң мөһиме, бала бакчага шатланып, теләп килсен, – дип сөйли Елена Николаевна, әледән-әле телефонына күз салгалап.
Бу инде гадәткә әйләнгән, чөнки ул һәрчак улы турында уйлый. Әмма эше, шулай ук өе иң авыр вакытларында да аның өчен таяныч һәм көч алу урыны булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia